Эчтәлек

1905 елның 17 октябрендә җирле хакимиятләр митингка җыелган тыныч халыкны бастыралар. Социал-демократлар һәм эсерлар массаларны губерна хакимиятенә каршы чыгарга һәм идарә итүне үз кулларына алырга чакыралар.

19 октябрьдә халык вәкилләре катнашында шәһәр думасының ашыгыч утырышы була. Канлы вакыйгаларны тикшерү, аның төп гаеплеләрен хөкем итүгә тапшыру, казакларны шәһәрдән куу, полиция булдырудан баш тарту, аның урынына шәһәр милициясе оештыру һ.б. өчен дума гласныйлары һәм округ мәхкәмәсе прокуроры составында комиссия төзү турында карар кабул ителә.

Әлеге таләпләрне тормышка ашырырга митинглар, манифестацияләр ярдәм итәргә тиеш була.

19 октябрьдән 20 сенә каршы төндә Казан шәһәр коммунасы төзелә. Ул социал-демократлар һәм буржуаз партияләр, крәстияннар берлеге һәм башка оешмалар вәкилләреннән тора. Аның әгъзалары арасында:

  • большевиклар – И.А.Саммер, С.А.Лозовский, И.И.Дамперов, Н.Н.Накоряков;
  • меньшевиклар – И.С.Алуф, А.А.Мизовский;
  • эсерлар – Т.Л.Драверт, М.Якобсон;
  • кадетлар – А.Г.Бать, Т.Г.Тельберг була.

Казан шәһәр коммунасы 17 октябрьдә һәлак булганнарны җирләүне оештыра; халык милициясе белән җитәкчелек итә һәм шәһәрдәге тәртипне күзәтә, ләкин барлык революцион көчләрне берләштерү чаралары күрелми, алда торган эшләрнең төгәл планы булмый. Бу чорда революционерларның төп таянычы булып фәкать укучы яшьләр һәм радикаль фикерле интеллигенция генә кала.

Нәтиҗәдә 21 октябрьдә Казан шәһәр коммунасы җирле хакимиятләр ярдәмендә карагруһчылар тарафыннан тар-мар ителә. 130 милиционер, шул исәптән И.А.Саммер, И.И.Дамперов, С.А.Лазовский, Г.Ю.Коләхмәтов, Ф.Ф.Туктаров, Ш.З.Мөхәммәдъяров кулга алына.

Әдәбият

Сәйфи-Казанлы Ф. Беренче революциядә Казанда һәм губернасында эшче-крәстиян хәрәкәте. Казан, 1931.

Аросев А. Казанские очерки о революции 1905 г. Казань, 1925.

Лившиц С. Казань в годы первой революции. Казань, 1930.

Хасанов Х.Х. Революция 1905–1907 гг. в Татарии. М., 1965.

Хасанов Х.Х. Казань в годы первого штурма царизма. Казань, 1985.

Автор – Р.Г.Әмирханов