Тарихы

XVIII йөз уртасында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Төрнәс Бистәсе, Александровка исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1835 елда авылда агач чиркәү төзелә, 1906–1913 елларда тузган чиркәү урынына алпавыт И.Ф.Аносов һәм мәхәллә кешеләре акчасына кирпечтән Тихвин Мәрьям Ана иконасы чиркәве булдырыла (1937 елда ябыла, совет чорында анда «Төрнәс» совхозы склады урнашкан була, 1988 елда кабат ачыла; дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында земство мәктәбе (1858 елда чиркәү-приход мәктәбе буларак ачыла, 1875 елдан – земство мәктәбе), пар һәм су тегермәннәре, ярма яргыч, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 620 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл территориясендә 1910 елда инженер-механик И.Ф.Аносов тарафыннан төзелгән Надежда-Александр аракы куу заводы була. 1912 елда утар завод белән бергә князь С.А.Оболенскийга сатыла. Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән, спирт-аракы җитештерү һәм аның белән сату итү тыела. Совет хөкүмәте әлеге карарны 1924 елга кадәр озайта. Спирт заводының эшчәнлеге туктатыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Төрнәс авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда С.А.Оболенский хуҗалыгы (алпавыт йорты, конторасы, спирт заводы, 3 вальцовка тегермәне, эшчеләр өчен күпфатирлы йорт, агач эшкәртү заводы) җирлегендә «Төрнәс» совхозы оештырыла. Ул Төрнәс, Мамык, Гәйтән һәм Кирәмәт хуҗалыкларын берләштерә (соңрак «Большевик» совхозына аерылып чыга). 1925 елда, капиталь төзекләндерү эшләреннән соң, спирт заводы эшен башлап җибәрә. Совхоз спирт заводын тулысынча чимал белән тәэмин итүче катнаш хуҗалыкка әверелә. 1998 елда завод төптән үзгәртеп корыла. Ул җитештергән продукция Татарстан предприятиеләренә генә түгел, РФнең башка төбәкләренә дә җибәрелә. 2001–2011 елларда спирт заводы (2013 елга кадәр эшли) җирлегендә аракы-шәраб заводы эшли.

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз (беренче рәисе – В.С.Большаков) оештырыла. 1957 елдан авыл – «Төрнәс» совхозының үзәк утары. Анда Ворошилов исемендәге (Төрнәс авылы) һәм Киров исемендәге (Мамык авылы) колхозлар, 1994 елдан – «Төрнәс» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Төрнәс спирт заводы» дәүләт унитар предприятиесе ярдәмче хуҗалыгы, 2012 елдан – «Алиев А.Б.»  крестьян-фермер хуҗалыгы, 2015 елдан «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1937 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1968 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2015 елда мәктәптә туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Г.М.Габидуллина) булдырыла.

Мәдәният йорты (1983 елдан), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла), балалар бакчасы (1936–1953 елларда ясле), фельдшер-акушерлык пункты (1979 елдан; 2016 елдан яңа бинада), Тихвин Мәрьям Ана иконасы чиркәве, мәчет (1996 елдан) эшли.

Мәдәният йорты каршында 2011 елдан – «Звонкие голоса» җыр яратучылар клубы, 2012 елдан – «Лицедеи» театр яратучылар клубы, 2013 елдан – «Цвет калины» халык җырлары ансамбле, 2015 елдан – «Задоринки» вокаль триосы, «Ритмы планеты» бию яратучылар клубы эшли.

Кәшәнә; төзекләндерелгән, Тихвин Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән чишмә бар.

Авылда XX йөз башында алпавыт И.Ф.Аносов акчасына төзелгән чиркәү-приход мәктәбе бинасы (архитектура истәлеге), кәшәнә баганасы (1910 елгы); авыл янында археологик истәлекләр – Төрнәс I, II авыллыклары (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы), Төрнәс авыллыгы (болгар чоры), Төрнәс I табылдыгы (болгар чоры), Төрнәс II табылдыгы (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы) сакланган.

Күренекле кешеләре

М.М.Глухов (1930–2018) – криптограф, физика-математика фәннәре докторы, КГБ полковнигы, РФнең атказанган фән эшлеклесе, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

Р.Ф.Моратов (1949 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, өченче һәм 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Почет билгесе», «Дуслык» орденнары кавалеры.

Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган зоотехнигы, «Төрнәс» совхозының баш зоотехнигы (1946–1973) В.В.Ефимовның (1916–1981) тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле. Нурлат шәһәрендә Дан аллеясында аның бюсты урнаштырылган.

Халык саны

1782 елда – 169 ир-ат;
1859 елда – 645,
1897 елда – 1039,
1908 елда – 1147,
1920 елда – 1254,
1926 елда – 1224,
1938 елда – 1313,
1949 елда – 2386,
1958 елда – 804,
1970 елда – 700,
1979 елда – 518,
1989 елда – 1350,
2002 елда – 1553,
2010 елда – 1482,
2021 елда – 1090 кеше (руслар – 54%, татарлар – 25%, чуашлар – 19%).