Эчтәлек

Чын фамилиясе Гаффаров.

1892 елның 5 ноябре, Сембер шәһәре — 1935 ел, Казан.

Татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.

1908 елдан «Сәйяр» труппасында. «Нур» труппасында, Казан, Оренбург, Троицк, Петропавел, Сембер татар театрларында эшли.

1922 елдан Беренче татар дәүләт драма театры (Татар академия театры) составында.

Кабатланмас драматик һәм комик сәләткә ия Тарханов, татар, рус һәм дөнья драматургиясе геройларын сәхнәдә гәүдәләндереп, зур образлар иҗат итә: Исмәгыйль («Галиябану», М.Фәйзи), Дивана («Хөсәен мирза», Ф.Бурнаш), Мисбаххаҗи («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Шуйский («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой), Бобчинский («Ревизор», Н.В.Гоголь), Свенгали («Трильби», Г.Г.Ге), Альтоум («Турандот», К.Гоцци), Миллер («Мәкервә мәхәббәт», Ф.Шиллер) һәм башкалар.

Ф.Бурнашның актер өчен махсус язган «Камали карт» пьесасы буенча куелган спектакльдә Тарханов иҗат иткән Камали образы театр сәнгатендә зур вакыйга буларак кабул ителә. Яшәү мәгънәсен бары тик байлык туплауда гына күргән һәм комсомол булып киткән балаларын аңларга теләмәгән тупас, үз сүзле авыл агае Камалиның аның заманы, ягъни хуҗалар заманының мәңгегә бетүенә төшенүен актер ышандырырлык итеп гәүдәләндерә.

Газаплы уйланулар аша, ниһаять, революция идеяләренә төшенгән Мужик («Адашкан кыз», Ф.Бурнаш) ролендә Тарханов катлаулы психологик характер тудыра.

Әдәбият

Татар театры (1906–1926). К., 2003;

Илялова И.Г. Камал театры артистлары=Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005;

Арсланов М.Г. Татарское режиссерское искусство 1906–1941. К., 1992.

Автор И.И.Илялова