1923 елның 2 июле, Казан — 2010 елның 11 сентябре, шунда ук.

СССР һәм РСФСР чемпионатларында —

  • футбол буенча мастерлар командаларында: 1940–1950 елларда — «Динамо» (Казан), 1950–1951 елларда — «Спартак» (Мәскәү), 1953–1955 елларда — «Даугава»да (Рига);
  • туплы хоккей буенча: 1947–1950 елларда — «Динамо», 1950–1952 елларда «Ленин районы» (Казан), 1953 елда — «Округ офицерлар йорты»нда (Рига) катнаша, соңгысында СССР чемпионатында көмеш медаль ала;
  • алкалы хоккей буенча: 1955–1956 елларда — «Ленин районы», 1958 елда — «Җитен комбинаты» (Казан) катнаша.

Алкалы хоккей буенча 1956–1965, 1966–1968 елларда — «Машстрой», Урицкий исемендәге СК (Казан), 1965–1966, 1968–1976 елларда — «Торпедо» (Минск), 1976 елда — «Рубин» (Төмән), 1977–1980 елларда — «Баильдон» (Катовице шәһәре , Польша) командаларында өлкән тренер (1959 елга кадәр — уйнаучы тренер).

1976–1977, 1980–1981 елларда Белоруссия ССРның Физик культура һәм спорт дәүләт комитетында елдаүләт тренеры.

1981–1986 елларда «Залесный» спорт комплексы базасы (Урицкий исемендәге СК, Казан), 1986–1995 елларда ракета гаскәрләренең Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесенең махсус факультеты кунакханәсе директоры.

1995 елдан «Ак Барс» хоккей спорт клубында тренер-консультант.

Шәкертләре арасында В.А.Васильев, В.А.Елистратов, В.А.Елфимов, Л.А.Ефремов, С.А.Котов, М.Г.Маслов, А.Н.Орлов, А.П.Романов, В.Ф.Ткачёв бар.