Эчтәлек

Авыл 1653 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 164,1 дисәтинә тәшкил итә.

Мәчет 1909 елда төзелә, 1980 елда колхоз музеен урнаштыру максаты белән ремонт ясала. Бина – татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендә дини архитектура истәлеге.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Өҗем авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда “15 лет Татарстана” колхозы оештырыла, 1950 елда М.Вахитов исемендәге колхоз (Таш Чишмә авылы) составына керә.

Авылда клуб, мәчет бар.

Авылның әйләнә-тирәсендә неолит һәм соңгы бронза чорына караган Мокшы археологик табылдык урыны ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 29 ир заты;
1859 елда – 75,
1897 елда – 139,
1908 елда – 173,
1920 елда – 212,
1926 елда – 221,
1938 елда – 205,
1949 елда – 171,
1958 елда – 137,
1970 елда – 107,
1979 елда – 73,
1989 елда – 59,
2002 елда – 67,
2010 елда – 58,
2015 елда – 52 кеше (татарлар).