XIII–XIV йөзләрдә хәзерге Чүри-Бураш урынында авыл була, XVII йөз уртасында морза Бибарс Ишәев милке булып исәпләнә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су һәм 4 җил тегермәне, 4 ярма яргыч, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1457,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинский-Шонгат волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Чури-Бураш авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Үрнәк” колхозы, 1958 елдан – “Спартак” колхозы, 1994–2003 елларда – “Спартак” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2012 елга кадәр – “Гран” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, хәзерге вакытта  “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1992 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1970 елда мәктәп каршында музей ачыла, экспозициясе төбәкне өйрәнүгә багышланган.

Авылда балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

Авыл тирәсендә Гран-Тау ландшафтлы табигать истәлеге урнашкан; археология истәлекләре табыла: Чүри-Бураш I–V торулыклары (неолит, мезолит), шәһәрлеге һәм авыллыгы (Болгар чоры).

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Исламшин (1939 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм  РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы;

М.К.Крымов (1898–1938) – шагыйрь, Гражданнар сугышында катнаша;

Ф.Г.Сәләхов (1956 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 101 ир заты;
1859 елда – 570,
1897 елда – 1219,
1908 елда – 1358,
1920 елда – 1295,
1926 елда – 1087,
1938 елда – 1156,
1949 елда – 1047,
1958 елда – 835,
1970 елда – 1047,
1979 елда – 690,
1989 елда – 447,
2002 елда – 438,
2010 елда – 393,
2015 елда – 400 кеше (татарлар).