Биографиясе

1938 елның 15 апрелендә Украина ССРның Одесса өлкәсе Цебриково районы Великая Зименовка авылында туган.

Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтын тәмамлый (1980).

1961 елдан Казан телевидение студиясендә, 1964 елдан студиянең баш операторы, бер үк вакытта, 1973 елдан, кино төркеме операторы.

Иҗаты

Казан телестудиясен оештыруга, иҗади эшләрне формалаштыруга зур өлеш кертә. Үзәк телевидениенең «Вакыт» («Время») программасы өчен сюжетлар төшерә. Ярошның зур эшләре – «Очарга рөхсәт итәм» («Взлёт разрешаю», 1973), «Текә баскычлар» («Крутые ступени», 1978), «Алабуга турында хикәят» («Сказ о Елабуге», 1982), «Әлмәт» («Альметьевск», 1983), «Яруллин мәктәбе» («Школа Яруллина», 1984; Ригада узган 10 нчы Бөтенсоюз спорт фильмнары кино фестивалендә көмеш медаль, 1985), «Вахитов исемендәге» («Имени Вахитова», 1986) фильмнары. Ярошның «Җыр белән күңелемне нурландыр» («Озари мне душу песней», 1986), «Константин Иванов. Тәмамланмаган җыр» («Константин Иванов. Неоконченная песня», 1987) фильмнары Г.Тукай һәм чуаш шагыйре К.Ивановның 100 еллыгына багышлана.

1997 елда республика «Апуш студиясе» («Студия Апуш») балалар хәйрия фондын оештыра һәм аның президенты була, балалар өчен күп кенә фильмнар, шул исәптән «Ләйсән» (1979), «Бездән ничек итеп осталар ясыйлар» («Как нас выводят в мастера», 1985) фильмнарын төшерә.

Күпчелек фильмнарының режиссёры да, сценарий авторы да. 2001 елдан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә телеоператор-куючы; «С.Сәйдәшев. Музыкаль бүләк» («С.Сайдашев. Музыкальное приношение», 2000), «Бүген бәйрәм! Бәйрәм!» («Сегодня праздник! Праздник!», 2001; «Евразия телефорумы» фестивале дипломы, Мәскәү, 2003), «Көрәш дөньяны яулый» («Куряш покоряет мир», 2004; Тәһранда спортка багышланган фильмнар фестивале дипломы, 2005), «Казанда дүртенче дөньякүләм...» («Четвёртый мировой в Казани», 2005), «Мәхәббәт аллегориясе» («Аллегория любви», 2006) фильмнарын төшерә. 2007 елдан Мәскәүдә эшли.

Автор – Е.П.Алексеева