- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Игәнә елгасының сул кушылдыгы буенда, Чаллы шәһәреннән 28 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1928 елда нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән –Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.
Хәзер – Иске Абдул авыл җирлегендә.
1929 елда «Ирек таңы» колхозы оештырыла. 1953 елдан авылда – Фрунзе исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Абдул авылы), 1963 елдан – «Алга» колхозы (үзәк утары – Иске Абдул авылы), 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1938 елда – 183,
1949 елда – 168,
1958 елда – 161,
1970 елда – 167,
1979 елда – 133,
1989 елда – 84,
2002 елда – 71,
2010 елда – 81,
2020 елда – 73 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.