Якынча 100 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка, Австралия, Африкада таралганнар.

ТР территориясендә 5 төре бар: кызыл чебен гөмбәсе (А. muscaria) ешрак каен һәм нарат урманнарында, июньнән октябрьгә кадәр ялгыз гына яки зур төркем булып үсә. Эшләпәсенең диаметры 20 см га кадәр, яссы-кабарынкы, ачык кызыл яки кызгылт-сары; эшләпә өсте күпсанлы ак яки саргылт сөялләр белән капланган. Йомшагы ак, йомшак, исе юк. Бу гөмбәнең төнәтмәсен чебеннәрне юк итү өчен кулланырга мөмкин (исеме шуннан). Халык медицинасында ревматизм һәм радикулитны дәвалауда файдаланалар.

Сасы чебен гөмбәсе (A.virosa) ылыслы һәм катнаш дымлы урманнарда июльдән сентябрьгә кадәр үсә. Эшләпәсенең диаметры 12 см га кадәр, яшь гөмбәләрнеке — конуссыман, соңрак җәенке, сөтчел-ак, җиңелчә ябышкак, коры булганда ялтырап тора. Чуар чебен гөмбәсе (A. pantherina) яфраклы һәм ылыслы урманнарда июльдән октябрьгә кадәр үсә. Сирәк, ялгыз һәм зур булмаган төркем булып очрый. Эшләпәсенең диаметры 12 см га кадәр, җәенке, үзәге киң калкулыклы, кырыйлары сырлы-сырлы. Соргылт көрән, зәйтүнсыман соры, коңгырт төсләрдә. Эшләпәсенең кабыгы ябышкак, үзәктәш әйләнәләрдә күпсанлы ак сөялләр сибелгән. Сулы экстракты инсектицид чара буларак кулланыла.

Томсык чебен гөмбәсе (A. mappa) ылыслы һәм катнаш урманнарда, күбесенчә наратлыкларда, комлы җиңел туфракларда августтан сентябрьгә кадәр үсә. Эшләпәсенең диаметры 10 см га кадәр, җәенке-кабарынкы, үзәгендә батынкы, лимонсыман сары яки яшькелт сары, эре ак яки соргылт тәңкәчекләр белән капланган. Барлык төрләренең дә споралы порошогы ак төстә. Гөмбә сабы ак яки сары, төбенә таба бүлбесыман калынаеп киткән, өске өлеше боҗралы. Йомшагы ак, тәмсез исле.

Барлык төрләре дә агулы.