1860 елның 26 октябрь һәм 1861 елның 4 июль кануннары нигезендә Казан губернасында да оештырыла. Спиртлы эчемлекләр, тәмәке, шикәр, шырпы, керосин һәм нефтьтән майлар җитештерүчеләр акциз салымы түләгән.

Акциз идарәләре шулай ук тәмәке сатуга рөхсәт лицензияләре биргән, дәүләт аракы-спирт заводларында сыйфат тикшерүе булдырган, эчүчелеккә каршы көрәшү максатына тоту өчен акчалата өлеш чыгарган.

Казан губернасы акциз идарәләре 4 округка бүленә (беренчесенә – Казан, Лаеш, Мамадыш өязләре, икенчесенә – Чистай, Спас, Тәтеш, өченчесенә – Зөя, Цивиль, Ядрин, дүртенчесенә – Козьмодемьян, Чабаксар, Царёвококшай өязләре керә).

Акциз идарәләре штатында идарә башлыгы, ревизорлар, техниклар, мәхкәмә чиновниклары, бухгалтер һ.б. хезмәткәрләр; округ идарәләрендә надзиратель, аның ярдәмчеләре булган (1912 елда Казан идарәсендә барлыгы 77 хезмәткәр теркәлгән). Заводларда даими күзәтчелек һәм тикшерү эшен башкаручылар да шул исәпкә керә.

1898 елда казна тарафыннан аракы-спирт сату операцияләрендә киңәшче-ярдәмче орган сыйфатында губерна акциз идарәләре каршында хуҗалык комитеты оештырыла.

Губерна акциз идарәләре Россия Финанс министрлыгының өстәмә салым җыю Баш идарәсенә буйсына. Акциз идарәләре РСФСР Халык комиссарлары советы декреты белән 1918 елның 1 ноябрендә бетерелә.

Автор – С.А.Фролов