Россиядә музейлар өчен беренче махсус  матбугат басмасы.

ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы музейлар, сәнгать истәлекләрен һәм борынгы ядкәрләрне саклау эшләре Бөтенроссия коллегиясенең Казан бүлекчәсе, соңрак Казан губернасы халык мәгарифе бүлегенең мәктәптән тыш бүлекчәсе, аннан соң ТАССР Мәгариф халык комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920–1924 елларда Казанда рус телендә 17 саны нәшер ителә.

Мөхәррире — П.М.Дульский, редколлегия төркеменә Б.Ф.Адлер, Г.С.Гобәйдуллин, М.И.Лопаткин, К.В.Харлампович керә.

Журналда музей хезмәткәрләре, музей эше буенча җитәкче белгечләр Казан, Мәскәү, Ленинград, Ярославль, Себер шәһәрләре галимнәре: Д.Н.Анучин, Ю.Бахрушин, Н.Ф.Высоцкий, И.Э.Грабарь, Э.Ф.Голлербах, В.В.Егерев, Н.Ф.Катанов, П.Е.Корнилов, С.Ф.Ольденбург, Н.Н.Фирсов, М.Г.Худяков һәм башкаларның язмаларын бастыралар.

Юнәлеше

Басманың төп эчтәлеген музей эшчәнлегенең тарихы, теориясе буенча язмалар, музейларның мәдәни һәм тәрбияви роле турында мәкаләләр били. Журналның игътибар үзәгендә яңа җәмгыять шартларында музейлар үсешенең теоретик һәм гамәли проблемалары тора.

«Казанский музейный вестник» шулай ук берничә бәхәсле теоретик мәкалә бастырып чыгара: Б.Ф.Адлерның «Милли музей» («Национальный музей», 1921, №1–2), Э.Ф.Голлербахның «Музей апологиясе» («Апология музея» — Н.Ф.Фёдоров тәгълиматы буенча музейлар төзүнең роле) һәм башкалар.

Басмада музей эшчәнлеген оештыруның төрле аспектлары, музейның мәгърифәтчелек эшчәнлеге (экскурсия эше, мәктәп музейлары һ.б.) анализлана.

Мәскәү, Ленинград, Новгород, Пермь, Сембер, Ярославль шәһәрләрендәге, Себер һәм Кавказдагы музей эшчәнлеге турында язмалар басыла.

Татарстандагы археология, тарихи, этнографик тикшеренүләрнең нәтиҗәләренә зур урын бирелә. Кызыклы коллекцияләрне тасвирлауга һәм экспедицияләргә багышланган мәкаләләр сериясе басыла. Урта гасырлар Болгар шәһәре территориясендә табылган истәлекләр җыелмасына багышланган язмаларга; Татарстан территориясендә борынгы рус сынлы сәнгатен табу буенча И.Э.Грабарь җитәкчелегендәге Мәскәү галимнәре экспедициясе язмаларына; Казан рәссамнарына, сынлы сәнгать галереясына, аерым картиналарны тасвирлауга зур урын бирелә.

Журнал РКП(б) ҮКның «Ведомство басмаларын кыскарту турында»гы карары нигезендә чыгудан туктый (1924).

Әдәбият

Синицына К.Р. «Казанский музейный вестник» (1920–1924 гг.). Казань, 1963;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов