Биографиясе

1810 ел, Або шәһәре, Финляндия — 1883 елның 25 декабре, Санкт-Петербург.

1838 елда СА тәмамлый (Санкт-Петербург).

Мария исемендәге сарай төзелеше комиссиясендә архитектор ярдәмчесе.

1843 елдан Казан губернасы төзелеш комиссиясендә, 1853 елда Санкт-Петербургка әйләнеп кайта.

Ломан проектлары буенча Казанда нигездә эклектика стилендәге 10 га якын торак йорт төзелә. Печән базары мәчете проекты авторы да Ломан дип фаразлана (1845–1849). 1848 елда Иске татар бистәсендә Ломан проекты буенча эклектиканың классицистик юнәлешендәге ике катлы (шул исәптән антресольле ишегалды каты) йорт һәм ишегалдында каралтылары булган сәүдәгәр утары төзелә (тулысынча сакланган).

Ул шулай ук Ә.М.Ямбикова (1848), Медведев (1848), М.И.Пичкасинская (1849), Е.Е.Шилов (1849), Е.О.Тальникова (1849), Н.П.Морозов (1850), А.Н.Булыгин (1850), А.Силантьев йортлары (XIX йөз уртасы) проектлары авторы (сакланмаганнар).

Әдәбият 

Фехнер М. Великие Булгары, Казань, Свияжск. К., 1978;

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.

Автор — Л.М.Мортазина