Эчтәлек

Урта Азиядәге мөселман дәүләтләрендә ишаннарның күбесе ханәкәләрдә һәм тәккәләрдә яки берәр изгенең (әүлиянең) дөрбәсендә яшиләр.

Ишан титулын йөртү хокукына ия булучылар: 1) барлык борадәрлекнең башлыгы, борадәрлеккә нигез салучының турыдан-туры дәвамчысы яки өлкән варисы; 2) борадәрлекнең теге яки бу төбәктәге төркемнәре башлыгы, борадәрлекләр башлыгы вәкиле, аның кече варисы; 3) аерым мәхәллә башлыгы, борадәрлек төркемнәре башлыгының вәкиле (хәлфә).

Югары рухи камиллеккә ирешкән һәм үзенең остазыннан иярченнәре-мөридләре белән мөстәкыйль җитәкчелек итү хокукы алган теләсә кайсы мөселман ишан була алган. Әмма халык күзаллавынча, әүлиялекнең иң югары дәрәҗәсенә Мөхәммәд пәйгамбәр һәм тәкъва, хәлифәләр нәселе вәкилләре генә хокуклы санала. Ишаннарның күпчелек өлеше үз дәрәҗәләрен хезмәтләренә карап түгел, ә бәлки варислык буенча ала.

XV–XVI йөзләрдә ишаннар Урта Азия дәүләтләренең сәясәтенә актив йогынты ясыйлар, нәтиҗәдә суфи остазлар һәм аларның мөридләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең ритуаль һәм социаль аспектлары алгы планга чыга, ә мистик фәлсәфә икенче планга күчә. Ишанның эшчәнлеге әкренләп дәвалауга, им-томга, саклану бөтиләре әзерләүгә, коллектив гыйбадәт йолалары үткәрүне оештыруга кайтып кала.

XIX йөздә суфилар борадәрлекләре арасында элемтәләр йомшый һәм абруйлы һәр ишан мөстәкыйль мәхәлләгә нигез сала. Хөкүмәткә каршы фикердә торганга күрә, Россия хакимияте ишаннарга карата тискәре мөнәсәбәттә була.

Совет чорында ишаннар мөселман руханиларының советларга каршы аеруча актив өлеше итеп карала, шунлыктан алар һәрвакыт эзәрлекләүләргә дучар ителәләр.

Күп кенә татар ишаннары абызлар хәрәкәте, аларның миссионерлык эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торганнар (мәсәлән, Ибәтулла-ишан (Салихи)). Татар ишаннары силсиләне (ишанның - рухани дәрәҗәле остазның үз шәкертенең - мөриденең казанышларын һәм остазлык эшчәнлегенә хокукын рәсми тануын раслаган документны), кагыйдә буларак, Төркестанга барып алганнар. Уфа дини Мөхәммәди канун Җыены оешканнан соң, ишаннар рухани хакимият вәкилләре буларак эш йөртәләр (Хәбибулла бине Хөсәен әл-Уруви, Нигъмәтулла Эстәрлебаши (Тукаев) һ.б.).

Ишаннарның йогынтысы 1865 елдан соң, мөфтиләрне дөньяви кешеләрдән билгели башлагач көчәя. Аларның бер өлеше мөфтинең сайланып куелуын яклап чыга (мәсәлән, З.Рәсүлев, соңрак аның мөриде Г.Баруди). Ишаннарның икенче бер төркеме яңалыкка каршы көрәштә кадимчелекнең нигезен тәшкил итә (И.Динмөхәммәтов).

Совет чорында да татарлар арасында ишаннар була.

Хәзер Идел буе төбәгендә иҗтимагый-дини күренеш буларак ишанлык сизелерлек роль уйнамый.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. 2 томда. Казан, 1984-86;

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 1998. Вып. 1;

Ислам в Среднем Поволжье. История и современность: Очерки. Казань, 2001;

Хабутдинов А.Ю. Формирование нации и основные направления развития татарского общества в конце VIII - начале XX веков. Казань, 2001.