Эшләүчеләр саны — 33 мең кешедән күбрәк (2019).

Россиядә нефть сәнәгате барлыкка килү

Россиядә беренче нефть скважиналары 1864 елда Кубаньда бораулана, 1866 елда аларның берсендә (Кудако елгасы үзәнендә) нефть фонтаны күтәрелә. Россиянең нефть сәнәгате тарихы шул вакыттан башлангыч ала. Нефть чыгару белән монополияләр, башлыча, инглиз монополияләре шөгыльләнә.

Татарстанда нефть сәнәгате

Татарстан территориясендә нефть 1868 елда Түбән Карамалы авылы (хәзер Чирмешән районына керә) тирәсендә табыла. Татарстанда нефть сәнәгый нигездә 1943 елның 9 сентябрендә чыгарыла башлый — пар машинасы күчергече куелган тибрәлмә станок ярдәмендә Шөгер чыганагының 1 нче скважинасы файдалануга тапшырыла. Ел ахырына 641 т нефть чыгарыла. 1945 елда, шул ук чыганакта икенче, баерак нефть горизонты ачылганнан соң, республикада беренче Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы оештырыла. 1945 елның ахырына анда нефть чыгару тәүлегенә 100 т га җитә.

Девон утырмаларында югары дебитлы нефть чыганаклары ачылу белән, республика нефть сәнәгате үсешендә яңа этап башлана. 1947 елда, 1946 елда ачылган Баулы чыганагы базасында, «Туймазынефть» тресты системасында икенче — Баулы эреләндерелгән нефть промыселы оештырыла. 1948 елда запаслары буенча уникаль Ромашкино чыганагы ачылу нефть-газ чыгару сәнәгатенең тизләтелгән үсешендә зур роль уйный. Республика нефтьнең сәнәгый запаслары буенча Идел-Урал нефть-газ провинциясенең башка төбәкләре арасында 1 нче урынны били. 1949 елда Бөгелмәдә Татарстандагы беренче нефть чыгару тресты — «Татарнефть» төзелә (беренче управляющие — Ф.Г.Ефремов), аның составына элегрәк оештырылган Шөгер, Баулы эреләндерелгән нефть промыселлары һәм 1949 елда яңа оештырылган Ромашкино нефть промыселы керә. 1950–1958 еллар нефть-газ чыгару сәнәгате Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармагына әверелүе, илнең яңа иң эре нефть чыгару төбәге формалаша башлавы белән характерлана.

Татарстан нефть сәнәгате үсеше

1950 елда «Татнефть» берләшмәсе оештырыла, аның составына «Баулынефть», «Бөгелмәнефть» (кара «Лениногорскнефть») нефть чыгару трестлары, «Татбурнефть» бораулау тресты һ.б. оешмалар керә. 1953 елда нефть чыгару буенча республика Самара өлкәсен узып китә, 1955 елда Әзәрбайҗан ССР белән тигезләшә, 1957 елда илнең нефть чыгаручы төбәкләре арасында 1 нче урынга чыга һәм шул позицияне 1974 елга кадәр саклап килә. 1970 елда елга 100 млн т нефть чыгару дәрәҗәсенә ирешелә, бу күрсәткеч 7 ел дәвамында саклана. 1971 елда — беренче, 1981 елда — икенче, 2007 елда өченче миллиард тонна нефть чыгарыла. 2006 елның башына ТР территориясендә 140 ка якын яңа нефть чыганагы ачыла.

Яңа чыганакларны ачу заманча технологияләр һәм җиһазлар гамәлгә кертелү белән бергә алып барыла. Башта Ромашкино нефть чыганагында, аннары Яңа Елховой нефть чыганагында, Бондюг нефть чыганагында һәм Беренче Май нефть чыганагында контур эченә су кудыру системасын куллану гамәлдәге нефть чыгару технологияләрен тамырдан үзгәртү, нефть чыганакларыннан файдалануның техник-икътисади күрсәткечләрен күпкә күтәрү мөмкинлеген бирә. Үзәктән куулы батырылма электр насослары һ.б. гамәлгә кертелә, 1980 елларда промыселларда технологик җайланмаларны автоматлаштыру башлана, аларны төзүдә индустриаль алымнар киң тарала, нәтиҗәдә, 1950 ел белән чагыштырганда, бораулау җайланмаларын төзү вакыты 46 көннән 5,5 көнгә кадәр кыскара. Яңа техника куллану һәм бораулауның оптималь режимнарын гамәлгә кертү бер борауга туры килгән бораулау күләмен 5 тапкыр, механик тизлекне 10 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. 1958 елда газ җыю системасын булдыру буенча киң программаны гамәлгә ашыру башлана. Аңа кадәр газ углеводородларының 75%ы факелларда яндырыла яки һавага чыгарыла. Нефтьне җыю, күчерү-кудыру системаларын герметиклаштыру, нефть әзерләү технологияләрен камилләштерү нәтиҗәсендә 1975 елга герметиклаштырылган схема буенча эшләүче скважиналарның өлеше гомуми фондта 96,7% ка, табигый газны куллану коэффициенты 95% ка кадәр (тармактагы уртача күрсәткечтән 1,5 тапкыр күбрәк) арта; эшкәртелүче табигый газ күләме 3,4 млрд м3 га җитә. 1990 елда иярчен газ чыгару 1,27 млрд. м3 тәшкил итә. 1990–2000 елларда «Татех» компаниясе республиканың барлык товарлыклы нефть паркларын нефтьнең җиңел фракцияләрен (газ конденсатын) тоту җайланмалары белән җиһазлый.

Нефть һәм газ чыгаручы һәм аларны эшкәртүче предприятиеләр

ТР территориясендә нефть һәм газ чыгару, аларны эшкәртү белән «Татнефть» АҖ һәм 30 лап нефть чыгаручы кече предприятие («Татех», «Татнефтеотдача», «Татойлгаз», «Иделойл», «Алойл», «Троицкнефть» һ.б.) шөгыльләнә. 2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 32,5 млн т (гомумроссия күрсәткеченең 6,5% ы), шул исәптән «Татнефть» АҖ тарафыннан 25,9 млн т нефть чыгарыла. Иярчен газ чыгару 858 млн м3 тәшкил итә. Хәзер нефть чыгаруның төп өлеше 6 эре чыганакка — Ромашкино, Яңа Елховой, Баулы, Бондюг, Беренче Май, Сабанчы чыганакларына туры килә. 2004 елдан Әшәлче чыганагында югары үзлекле нефть чыгарыла. Кулланучыларга продукция магистраль үткәргеч торбалар буенча, тимер юл һәм су транспорты белән җибәрелә (кара «Дуслык», Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре, Таттрансгаз). 1963–1974 елларда нефть чыгару техникасы җитештерүче предприятиеләр төзелә («Әлнас», «Нефтемаш», «Бөгелмә механика заводы» заводлары һ.б.). 1978 елда «Союзнефтепромхим» бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты оештырыла (кара Нефть сәнәгате институты). Чыганакларны рациональ эшкәртү мәсьәләләре белән ТатНИПИнефть (1956 елда Бөгелмәдә ачыла, кара Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты) шөгыльләнә.

Нефть-газ чыгару сәнәгате өчен кадрларны Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан технология университеты, Әлмәт нефть институты, Әлмәт һәм Лениногорск нефть техникумнары, «Татнефть»нең кадрлар әзерләү үзәге һәм аның 8 филиалы әзерли. Югары менеджерлык составы «Нефть-газ бизнесы институты» (Мәскәү) тарафыннан әзерләнә.

Шулай ук кара Әлмәт-Бөгелмә сәнәгать төйнәлеше, Газлаштыру, Нефть чыгару, Нефть.

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. К., 1979. Т. 2;

Князев С.Л. Нефть Татарии: Страницы истории. К., 1981;

Геологи-нефтяники в становлении и развитии нефтяной промышленности Татарстана. К., 2000;

Гатиятуллин Н.С., Хайретдинов М.Н., Войтович Е.Д. Нефтеразведчики Татарстана: Дела и люди. К., 2002.

Авторлар — Р.Х.Мөслимов, В.М.Смелков, Г.Я.Мәүлетова