Биографиясе

1932 елның 25 апреле, Чистай районы Мөслим авылы – 2002 елның 23 декабре, Казан.

Казан университетын (1961) тәмамлый.

1956 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1957–1961 елларда «Совет Татарстаны» газетасының үзхәбәрчесе.

1963–1993 елларда «Социалистик Татарстан» (1992 елдан «Ватаным Татарстан») газетасында үзхәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип.

1993–1996 елларда ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы каршындагы Матбугат иреген яклау буенча дәүләт инспекциясе башлыгы.

1996–2002 елларда «Мәдәни җомга» газетасының хәбәрче-тәрҗемәчесе, мәгълүмат бүлеге мөдире, аннан соң публицистика бүлегендә.

Иҗаты

Иҗтимагый-сәяси темага караган, татар милләте үсеше, аның мәдәниятен һәм динне яңадан торгызу мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр авторы. «Ислам: Белешмә-сүзлек»не (1993) төзүче.

Бүләкләре

ТАССР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты.

Әсәрләр

Авыл киләчәккә карый: Ерактагы якташыма хатлар. Казан, 1973.

Җырлар туган җирдә. Казан, 1981 (автордаш).

Кавышулар бик күңелле... Казан, 1986.