Биографиясе

1946 елның 6 гыйнвары, Казан — 2023 елның 11 июне, шунда ук, Балтач районы Сосна авылында җирләнә.

Казан мәдәният институтын тәмамлый (1976).

1964–1976 елларда баянчы, бер үк вакытта, 1976 елдан, оркестр җитәкчесе, 1998 елдан ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең баш дирижёры.

Иҗаты

Татарстан баянчылары арасында әйдәп баручы һәм татар көйләрен яхшы интерпретацияләүче музыкантларның берсе.

Солист-баянчы буларак, Мостафин югары профессиональлеге, үзенчәлеклеге, табигый музыкальлеге белән зур башкару осталыгының гармониясе һәм милли музыкаль фольклор өлкәсендә тирән белемле булуы белән аерылып тора. Аның репертуарын татар халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре, халык музыкасы тәшкил итә. Мостафин җитәкчелегендә Җыр һәм бию ансамбленең югары профессиональ дәрәҗәдәге оркестры оеша. Башкаручы һәм оркестр җитәкчесе буларак, Мостафин татар музыкасын, Идел буе һәм Урал алды халыклары музыкасын актив пропагандалый. Җыр һәм бию ансамбле программасы өчен оркестр аранжировкалары, халык җырларына, баян өчен әсәрләргә, башлыча, җыр һәм биюләргә хор эшкәртмәләре авторы («Казан кызлары биюе», «Канатлы яшьлек», «Аулак өй», «Корбан бәйрәме», «Каз өмәсе», «Идел», «Әни» һ.б.) буларак таныла.

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның музыкаль фольклорын җыю белән шөгыльләнә. Радио һәм телевидениедә соло концертлары һәм әйдәп баручы башкаручылар белән чыгышлар ясый; солист һәм оркестр җитәкчесе буларак, ТР Җыр һәм бию ансамбленең программаларын әзерләүдә катнаша.

Россия буйлап һәм чит илләрдә (Италия, Сенегал, Нигерия, Тунис, Йәмән, Гыйрак, Япония, Германия, Франция, Бөекбритания, Финляндия, Мисыр, Португалия, Испания, Бельгия, Бенин һ.б.) гастрольләрдә була.

Бүләкләре

Халыкара, Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия музыкант-башкаручылар һәм иҗат коллективлары смотрлары, конкурслары һәм фестивальләре лауреаты.

Автор — Ф.Ш.Салитова