Авылга 1920 елларда Кәкрекүл авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Беренче исеме – Троцкий поселогы.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Кәкрекүл волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928−1929 елларда авылда “Маяк” колхозы оештырыла (Октябрь, Культура һәм Өченче Интернационал исемендәге авыллар). 1930 елларда колхоз таркала, авыл Тельман исемендәге колхоз составына керә. 1950 елларда “Октябрь” колхозы составында (үзәк утар Трудолюбово авылында).

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1989 елда Культура һәм Өченче Интернационал исемендәге авыллар арасындагы территориядә күпфункцияле комплекс төзелә, анда фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә урнаша.

Халык саны

1926 елда – 98,
1970 елда – 180,
1979 елда – 138,
1989 елда – 100,
2002 елда – 108,
2010 елда – 78,
2015 елда – 89 кеше (чуашлар, руслар).