Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 78 км көнбатыштарак урнашкан. 1736 елда нигез салына.

Халкы – 40739 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1234 кеше (1979 елда – 1372, 1989 елда – 1403, 2002 елда – 1463 кеше). Татарлар Чибәркүлдә шәһәр нигезләнгән көннән яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Шәһәрдә һәм Чибәркүл районында «Яшьлеккә кире кайту» үзешчән татар-башкорт ансамбле (1990 елдан) һәм татар-башкорт мәдәни үзәге (2010 елдан) эшли. Мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Медицина хезмәте генерал-майоры Р.С.Әбдрәшитовның тормышы һәм эшчәнлеге Чибәркүл шәһәре белән бәйле.