- РУС
- ТАТ
«Крәстиян» («крестьянин») төшенчәсе (чыгышы белән «христианин» сүзеннән) XIV йөздә барлыкка килә. XVII йөз ахырында — XVIII йөз башында «крәстиян» атамасы Казан төбәгенең төп халкына, шул исәптән татар игенчеләренә дә тарала.
Б.э.к. 1 нче меңьеллык уртасында — б.э. 1 нче меңьеллыгы башында Азелино, Ананьино, Городец, Имәнкискә, Пьянобор һ.б. археологик культуралар халкының төп шөгыльләре игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, сунарчылык, авыл һөнәрчелегеннән гыйбарәт була (кара Тимер гасыр).
Идел буе Болгар дәүләте оешып җиткәндә ышна ачу һәм яткын җирләр калдыру пар системасы (ике һәм өч басулы чәчү әйләнеше белән) тарафыннан кысрыклап чыгарыла. Болгарларда сөрүле игенчелек хөкем сөрә, җигүле сөрү кораллары — авыр сабан һәм сука кулланыла. Гарәп сәяхәтчесе Ибне Даста (X йөз) хәбәр иткәнчә, болгарлар борай, арпа, бодай, тары һ.б.ны игәләр. Палеоботаник тикшеренүләргә караганда, болгарларның агрикультурасында 15 тән артык төрдә культуралы үсемлекләр үстерелә, алар арасында йомшак бодай, арыш, тары, борай һәм арпа төп урынны билиләр. Шулай ук көзге арыш, каты бодай, солы, карабодай; кузаклылардан борчак һәм ясмык; майлы-җепселлеләрдән җитен, киндер; яшелчә культураларыннан кишер, чөгендер, суган, сарымсак һ.б. игелә.
Рус елъязмаларында болгарларның 1024, 1229 һ.б. елларда рус җирләренә икмәк китерүе турындагы хәбәрләр Идел буе Болгар дәүләтендә игенчелекнең киң үсеш алуын күрсәтә. Болгарлар хуҗалыгының тагын бер гаять мөһим тармагы — мөгезле эре һәм вак терлек (сыерлар, сарыклар, кәҗәләр), атлар, кош-корт (тавыклар, үрдәкләр, казлар) үрчетү. Болгар археол. ядкәрләрендә терлекчелек кирәк-яраклары — авызлыклар, тышаулар, ат кыргычлары, сыерларга һәм атларга тагыла торган кыңгыраулар еш очрый. Кыңгыраулар һәм тышаулар мисалында көтүнең ирекле (көтүчесез) йөрүе исә бу очракта җирле фин-угор халыкларының терлекчелек традицияләре йогынтысы дип карала. Шулай ук далалардагы күчмә терлекчелек традицияләре (көтүдә сан ягыннан мөгезле вак терлек өстенлек итү) яшәп килә, бу Идел буе Болгар дәүләтенең көньяк җирләре өчен аеруча хас була. Авылларда өйдә җеп эрләү һәм туку, агач һәм сөяк эшкәртү, чүлмәкчелек, тимерчелек, күн иләү таралыш ала. Тимерчеләр, мәгъдәннән тимер эретеп алучылар, зәркәнчеләр, чүлмәкчеләр, кагыйдә буларак, аерым затлар кушуы буенча эшлиләр һәм шул ук вакытта игенчелек белән дә шөгыльләнәләр (кара Әҗмәр авыллыгы).
Монгол яулары нәтиҗәсендә (кара Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары) XIII йөзнең 2 нче яртысында акрынлап авыл халкының социаль-икътисади хәле үзгәрә. Ирекле авыл җәмәгате әгъзалары Алтын Урдага ясак түләү бәйлелегенә эләгәләр (кара Урда салымы), өлешчә әмирләр, даруга бәкләре һәм олыс бәкләре хакимияте астына күчәләр. Идел буе Болгар дәүләте Алтын Урданың аерым бер автономияле өлешенә (Болгар олысы) әверелә. Анда төрки, фин һәм угор телле крәстияннәр язмышында чагылыш тапкан катлаулы демографик процесслар бара. Урманлы далаларда яшәгән авыл халкының зур күпчелеге Казан алды төбәгенә, башлыча, элеккеге Болгар дәүләтенең төньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш территориясенә күчеп китә (кара Колонияләштерү). Урман массивлары һәм субүләрләр булган җирләрне үзләштерү күләмле башлангыч хезмәт чыгымнарын таләп итә. Крәстияннәрнең Болгар олысының чиктәш көньяк һәм көньяк-көнчыгыш территориясенә күченүе Алтын Урда, XVI йөз башыннан Кырым ханнары һәм нугайларның еш кабатланган һөҗүмнәре аркасында катлаулана. Алтын Урда идарәчеләре һәм аксөякләр тарафыннан ирекле авыл җәмәгате әгъзаларының даими рәвештә ясак түләргә дучар ителүе җирнең дәүләт (феодаллар) милкенә әверелүенә китерә (кара Җир биләү, Җирдән файдалану). Күп кенә галимнәр фикеренчә, дәүләтнең һәм җәмәгатьнең җир милке бер-берсеннән аерым була. XIII йөз ахырында — XIV йөз башында авыл җирләрендә хан биләмәләре барлыкка килә һәм киңәя. Аларда бәйле халыкның төрле категория вәкилләре, шул исәптән авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнүчеләр дә эшли. XIV йөзгә хан биләмәләре белән беррәттән, феодал җирләре дә (тарханлык, сөйургаллар) барлыкка килә.
XIII–XVI йөзләрдә авыл халкының төп массасы ирекле була, алар чыганакларда «ясаклылар» атамасы белән күрсәтелә. Бер үк вакытта бәйле һәм ярымбәйле игенчеләр (кара халык) категорияләре дә формалаша. XVI йөздән «кеше»ләр искә алына, аларның бер өлешен феодаль аксөякләрнең утарларында, шул исәптән басуларда эшләгән халык тәшкил итә. «Кеше»ләрдән тыш, феодаль аксөякләр хуҗалыкларында сугышларда әсирлеккә төшерелгән, «җиргә утыртылган» коллар да җир эшкәртү белән шөгыльләнә. Колларның күбесе игенчеләргә әверелү белән «кеше», «әсир» атамалары ясак бурычын барщина рәвешендә үтәүче хезмәтчеләргә карата кулланыла башлый. Авыл халкының бу категорияләре хокук субъектына әверелми, теләсә-нинди мәхкәмә низагында тулысынча алар өчен җавап тоткан хуҗаның шәхси милкендә була. Документларда шулай ук феодал утарларында яшәгән тоткыннарга карата кулланылган «кол» атамасы очрый. Ихтимал, Казан төбәгендәге кайбер топонимнар «кол» исеме белән бәйледер (Коллар, Колсәет һ.б.).
Чыганакларда авыл халкының бурычлары турында мәгълүматлар бик аз. Төп бурычлар дәүләт файдасына натуралата һәм өлешчә акчалата түләүләрдән гыйбарәт була. Сәхибгәрәй хан ярлыгында Казан ханлыгы халкы түләргә тиешле 13 төрле салымнар, түләүләр һәм бурычлар санала (кара Сәхибгәрәй хан ярлыгы).
XIII йөздә — XVI йөз уртасында игелүче культураларның төрләре арта. Игенчелек ысулларын һәм хезмәт коралларын — тырмаларны, чалгыларны (бөкре һәм озын чалгыларны) эшләүне камилләштерү дәвам итә, туфракның сыйфатына һәм сөрү рәвешенә карап, берничә төрле сабан кулланыла. Өч басу әйләнешле пар системасы өстенлек иткән шартларда, төп бөртекле культуралар буларак, көзге арыш, солы, арпа, тары, карабодай игелә, алар барлык бөртеклеләрнең 75–95% ын тәшкил итәләр.
XVI йөз башыннан атларның баш саны Нугай Урдасыннан һ.б. җирләрдән китерелгән көтүләр белән тулылана. Авылдагы теләсә кайсы гаиләдә буйга җиткән һәр кешегә, уртача алганда, берәр ат, 2–3 баш мөгезле эре терлек туры килә.
Авыл халкы бөртеклеләрдән чагыштырмача югары уңыш җыеп ала. Бу кенәз А.М.Курбский мәгълүматларында да күренә. Ул, Казан ханлыгының төньяктагы төбәге — Арча ягын тасвирлап: «Ул җирдә кырлар бик зур һәм төрле җиләк-җимешләргә гаҗәеп бай; ... авыллар еш очрый; күктәге йолдызлар кебек үк, анда төрле ашлык искиткеч күп; шулай ук төрле терлек көтүләре дә исәпсез-хисапсыз», — дип яза. Казан алды авылларында төрле күннәр (юфть, сафьян һ.б.) һәм күн әйберләр җитештерелә. Һәр җирдә авыл халкы агач эшкәртә, кальгалар һәм йортлар өчен буралар бурау, авыл тормыш-көнкүреше өчен кирәк-ярак, савыт-саба ясау белән махсус шөгыльләнә. Һәр йортта хатын-кызлар җеп эрлиләр, тукыйлар, XVI йөздән тупас постау җитештерелүе мәгълүм. Тимерчеләр, чүлмәкчеләр һ.б. авылдашларының ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм сату өчен дә әйберләр җитештерә.
Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан соң (1552), авыл халкы тормышында зур үзгәрешләр башлана. XVI йөз уртасында — XVII йөздә (130 ел чамасы) Урта Идел буйларында Казан төбәге җирләрен бөлдергән сугышлар, кузгалышлар (к. Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552–1556), Казан ханлыгы яуланганннан соңгы фетнә-чуалышлар, «Болгавыр заман», Җангали хәрәкәте һ.б.), эпидемияләр һ.б. булып уза. Климат шартларының озак вакыт дәвамында уңайсыз торуы массачыл күләмдә игеннәр уңмауга һәм 1601–1603 еллардагы ачлыкка китерә; 1610–1620 еллар, 1650 еллар ахыры — 1660 еллар башы, 1680 еллар ахырында шулай ук уңыш булмый. Шул ук вакытта Рус дәүләте даими рәвештә казна сәясәтен катгыйландыра бара. Төбәк үтә авыр хуҗалык кризислары кичерә. Бөлгән авыл җирләрендә ташландык авыллар һәм буш җирләр барлыкка килә, аларның күпчелек өлешендә соңрак тормыш тергезелми.
XVI йөзнең 2 нче яртысында җирле җирбиләүчеләрнең җир милке яңадан бүленә. Төбәкне руслар басып алуга актив каршылык күрсәтүчеләрнең күбесе һәлак була яки үзләренең нәселдән килгән җир биләмәләреннән мәхрүм ителә. Казан тирәли 30 чакрымлы читләштерү каймасы оештырыла, андагы авылларның төп халкы тулысынча диярлек куыла, ул җирләрне читтән килгән рус крәстияннәре һәм өлешчә йомышлы татарлар били. Казан ханнары, җирле татар аксөякләре һәм ирекле җәмәгать әгъзалары (ясаклы кешеләр) җирләрендә күбесенчә рус кешеләре килеп төпләнгән патша сарае, алпавыт һәм чиркәү-монастырь биләмәләре барлыкка килә. XVI йөз ахырына — XVII йөз башына Казан өязендә буш җирләр фонды таратылып бетерелә, сөйургал һәм тарханлык җирбиләүчелеге кискен кими, дөньяви җирбиләүчелекнең нигезен тәшкил иткән поместье системасының роле арта (кара Алпавыт крәстияннәре). XVI йөз уртасы — XVII йөз рәсми документларында крәстияннәр хуҗа (алпавыт крәстияннәре, йомышлылар, руслар хезмәтендәге татарлар һәм чуашлар; монастырьлар, чиркәүләр, патша сарае крәстияннәре), дәүләт крәстияннәренә (ясаклы кешеләр, кош аулаучы крәстияннәр) бүленә. XVI йөз ахырыннан документларда бобыльләр искә алына, аларның крәстияннәрдән төп аермасы хуҗалыкларының аз җегәрлелегеннән гыйбарәт була. XVII–XVIII йөзләрдә чиркәү-монастырь җирбиләүчелеге киңәя, Казан төбәгендә православие монастырьларына гаять зур җир кишәрлекләре тапшырыла. Авыл хуҗалыгы эшләрен башкару өчен аларга рус крәстияннәре, өлешчә христианлаштырылган төп халык вәкилләре беркетелә.
XVII йөз ахырында — XVIII йөздә яулап алынган җирләрдәге халыкларны көчләп христианлаштыру һәм алга таба колонияләштерү төп крәстиян халкының, бигрәк тә татарларның, моңарчы күрелмәгән күләмдә күченүләренә китерә. XVIII йөзнең 1 нче яртысында Казан арты һәм, өлешчә, Тау ягы крәстияннәре Кама аръягына юнәлә. Крәстияннәрнең дулкынсыман барган колонияләштерү хәрәкәте Кама аръягы, Агыйдел елгасының югары агымы буе җирләрен, Башкортстан–Пермь төбәген, XVIII йөзнең 2 нче яртысында көньяктагы чик буйларын (Сембер, Самара җирләрен һ.б. төбәкләрне) колачлый. Чик буе киртәләре корып, дәүләт илнең көньягына күчеп утыручыларның иминлеген тәэмин итә. Шул ук вакытта, XVII йөздә Кама аръягына Россиянең үзәк төбәкләреннән рус крәстияннәре, отставкадагы солдатлар, шулай ук Мордовиядән, Пенза, Түбән Новгород җирләреннән һ.б. төбәкләрдән татарлар күчереп утыртыла.
Крәстияннәрнең икътисади һәм социаль-хокукый хәле начараю аларның дөньяга карашларында крәстияннәргә генә хас булган үзгәрешләргә китерә. XVI–XVII йөзләр чигендә гадел «коткаручы патша» һәм «законсыз» идарәче турындагы социал-утопик идея туа. Крәстияннәрнең бер өлеше «законсыз» идарәчегә каршы көрәшне изге гамәл дип исәпли. Крәстияннәр яңа, «чын» патшага турыдан-туры, боярлар һәм приказлар түрәләре арадашчылыгыннан башка гына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында хыялланалар. XVII–XVIII йөзләрдә җирле авыл халкы крәстияннәр кузгалышларында (1670–1671; 1773–1775) катнаша. XVIII йөзнең 1 нче чирегендәге социаль тетрәнүләр татарлар арасында «тәкъва җир» — «илаһи Болгар шәһәре» турындагы идея тууга җирлек бирә. Бу илне эзләү татар крәстияннәренең Морад мулла җитәкчелегендәге хәрәкәте башлануга сәбәпче була.
XVIII йөздә — XIX йөзнең 1 нче яртысында нисбәти өлешләре 95% тан 90% ка кадәр кимесә дә, крәстияннәр төбәктә сан ягыннан халыкның иң зур катлавы булып калалар. Аларны крепостной бәйлелеккә беркетү дәвам итә, XVII йөз ахырында — XVIII йөз башында дәүләтнең салым изүе көчәя (1724 елда крепостнойлардан җан башыннан алынган салым 74 тиен тәшкил итә); XVIII йөзнең 2 нче яртысында барщинаның күләме кискен (4–5 көнгә кадәр) арта. Император Петр I реформалары барышында, крәстияннәрнең төрле төркемнәре — ясаклы (дәүләт), хуҗа (алпавыт), монастырь, сарай (патша гаиләсе — удел — крәстияннәре) крәстияннәр составында һәм исәбендә җитди үзгәрешләр була. Дәүләт крәстияннәре разряды юридик яктан 1719–24 елларда чыгарылган фәрманнар белән рәсмиләштерелә, аның составына крепостной бәйлелектә булмаган крәстияннәрнең төрле төркемнәре — «ясаклылар», «йомышлы татарлар», «экономик крәстияннәр» (1764 елда монастырьлар карамагыннан алынып, Экономик коллегиягә тапшырылган, шуңа күрә шулай аталган крәстияннәр) һ.б. керә. Рәсми рәвештә дәүләт крәстияннәре «ирекле авыл кешеләре» дип атала, алар шулай ук крәстияннәрнең бәйле категориясенә керә. Дәүләт крәстияннәренең хәле тотрыклы булмый, чөнки аларны төрле рәвештә крепостной бәйлелеккә дучар итә алганнар. Петр I заманында ук дәүләт крәстияннәрен казна заказларын башкарган заводларга беркетү гамәлгә кертелә (кара Казна эшенә беркетелгән крәстияннәр). Мәсәлән, 1798 елда Ижевск тимер заводында һәм Вознесенск бакыр эретү заводында 2635 казна эшенә беркетелгән крәстиян (ир-атлар) исәпләнә. XVIII йөздә дәүләт крәстияннәрен «бүләк итү» рәвешендә мануфактураларда эшләү өчен хосусый затларга арендага (посессияләргә) бирү киң тарала (кара Посессион крәстияннәр). 1797 елда Казан постау мануфактурасында элеккеге 1247 крәстиян эшли. Петр I фәрманы нигезендә кайбер дәүләт крәстияннәре (башлыча, татарлар) Казан адмиралтействосына беркетеләләр, алар анда кораблар төзүгә яраклы урманнарны кисү һәм ташу белән шөгыльләнәләр (кара Лашманнар).
Патша гаиләсе (удел) крәстияннәре разряды «Император гаиләсе турындагы учреждение» (1797) нигезендә оештырыла, патша сарае крәстияннәре Уделлар департаменты (1826 елдан — Император сарае һәм уделлар министрлыгы) карамагына тапшырыла. Патша гаиләсе (удел) крәстияннәренең саны табигый ишәю, крәстияннәрне алпавытлардан сатып алу, шулай ук казна крәстияннәрен уделга күчерү хисабына арта. Үзләренең хокукый статуслары буенча патша гаиләсе (удел) крәстияннәре алпавыт һәм дәүләт крәстияннәре арасындагы урынны билиләр һәм, «алпавыт крәстияннәре алпавытларга карата нинди мөнәсәбәттә булсалар, алар император гаиләсенә карата да шундый ук мөнәсәбәттә булалар». Патша гаиләсе (удел) крәстияннәре составына «государь» крәстияннәре (император милкендәге) һәм «конюшенный»лар (император сараеның атлар тоту ведомствосына беркетелгәннәр) керә. 1857 елда губернада 15,7 меңнән артык патша гаиләсе (удел) крәстияннәре исәпләнә.
XVIII йөздә — XIX йөзнең 1 нче яртысында Казан губернасында крепостной крәстияннәрнең саны салымнар түләүче халыкның төрле төркемнәрен крепостной бәйлелеккә беркетү һәм авыл халкының табигый ишәюе хисабына ир-атлар 45,8 мең кешедән (1760 еллар) 103 мең кешегә кадәр (1857) арта. Ләкин крәстияннәрнең барлык катлаулары арасында Казан губернасында дәүләт крәстияннәре күпчелекне тәшкил итә (1857 елгы мәгълүматлар буенча 541781 ир-ат, ягъни барлык крәстиян халкының 80% чамасы). Александр I заманында крәстияннәрне хосусый затларга өләшү туктатыла, ләкин крепостной бәйлелеккә беркетүнең башка формалары саклана: XIX йөзнең 1 нче яртысында дәүләт милкендәге җирләрне күпләп сату, аларны уделлар ведомствосына тапшыру һ.б. таралыш ала. XIX йөзнең 1 нче яртысында отставкадагы һәм игенче солдатларга, кош аулаучы крәстияннәргә, ямчыларга, 1860 елдан лашманнарга дәүләт крәстияннәре статусы бирелә.
Игенчелек элеккечә крәстияннәр өчен хуҗалык итүнең төп формасы булып кала. Крәстияннәр җирдән авыл җәмәгате кысаларында файдаланалар, вакыт-вакыт җир кабат тигезләп бүленә. 1800 елда дәүләт крәстияннәре карамагында 3,4 млн дисәтинә чамасы җир, ягъни Казан губернасының барлык территориясенең яртысыннан артык өлеше исәпләнә. Имана җиренең мәйданы бертуктаусыз кими: XVIII йөз ахырында ул, уртача алганда, җан башына (ир-атлар) 15 дисәтинә чамасы, XIX йөзнең 1 нче яртысында 8 дисәтинә тәшкил итә. Дәүләт крәстияннәренең төп өлеше казнага акчалата рента түли; бу түләү Петр I заманында ревизиядәге һәр җан башына елга 40 тиен туры килә, XIX йөзнең 1 нче яртысында оброк күләме 7 сум 50 тиеннән 10 сумга кадәр тирбәлә. Моннан тыш, крәстияннәр җан башыннан салым түлиләр һәм төрле бурычлар (рекрутлык, лашманлык, юл төзү, олаучылык, фатирга кертү һ.б.) үтиләр, земство ихтыяҗлары һәм җәмәгать чыгымнары өчен акча кертәләр. Имана җирләренең мәйданы кимү һәм бурычларның артуы нәтиҗәсендә, XIX йөз башында дәүләт крәстияннәренең салымнарны түләп бетермәвенең үсә баруы ачыклана: 1797 елда Казан губернасы буенча түләнеп бетмәгән салымнар — 924470 сум, 1832 елда 3476640 сум тәшкил итә.
Крәстияннәр реформасын (1861) гамәлгә ашыру барышында крәстияннәрнең иҗтимагый-икътисади хәле үзгәрә. Реформа процессында алпавыт крәстияннәренең җир мәйданы 23,6% ка (327 мең дисәтинәдән 249,1 мең дисәтинәгә кадәр), патша гаиләсе (удел) крәстияннәренеке 10,9% ка (69687 дисәтинәдән 62048 дисәтинә гә кадәр), дәүләт крәстияннәренеке 36% ка (4376,6 мең дисәтинәдән 2801,2 дисәтинәгә кадәр) кими; крәстияннәрнең бу категорияләре буенча һәр җан башына (ир-атлар) уртача 2,7 дисәтинә, 3,9 дисәтинә һәм 5,2 дисәтинә имана җире туры килә. 1866 елгы реформа нәтиҗәсендә рус крәстияннәренә, рус булмаган авыл халкына караганда, җан башына зуррак имана җирләре бүлеп бирелә: рус игенчеләренә ревизиядәге һәр җан башына уртача 6,4 дисәтинә, мордва һәм удмурт крәстияннәренә — 6 дисәтинә, татарларга 4,7 дисәтинә имана җире бирелә. Крәстияннәр, бигрәк тә татарлар, үз имана җирләрен арттыруның төрле юлларын эзләргә мәҗбүр булалар. 1880 еллардагы мәгълүматлар буенча татар крәстияннәре арасында аз җирлеләр: авыл җәмәгатьләре (ир-атларга җан башына 3 дисәтинәгә кадәр) — 43,1%, хуҗалыклар — 43,5%, игенчеләр — 43,5%, рус крәстияннәре арасында аз җирле авыл җәмәгатьләре — 16,2%, чуашларда — 18,9%, мариларда 4,2% тәшкил итә.
Тимер юллар челтәре барлыкка килү, шәһәр халкының саны арту, Көнбатыш Европа базарларында авыл хуҗалыгы продуктларына ихтыяҗ үсү крәстиян хуҗалыгының товарлыклылыгы күтәрелүгә китерә. Реформа чорында К.нең хуҗалык эшчәнлеге шактый катлаулана, аларның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә роле үсә. Төбәктә икмәкнең зур өлеше крәстиян хуҗалыклары тарафыннан җитештерелә. XX йөз башында игенчелек һәм терлекчелек тулай продуктын җитештерүдә крәстиян хуҗалыкларының өлеше 90% тәшкил итә (бәяләр буенча). XX йөз башына арыш, солы һәм бодайның чәчүлек җирләре зурая. 1880–1910 елларда Казан губернасында арышның чәчүлек мәйданнары якынча 30% ка арта. Крәстияннәрнең имана җирләре мәйданының кечерәюе, әйләнешкә кермәгән соңгы яткын һәм кысыр җирләрнең юкка чыгуы, уҗым арышы чәчелгән кишәрлекле өч басу системасының тагын да киңрәк таралуы бу процессның төп сәбәбе була. Сабан ашлыклары арасында солы чәчүлекләре зур урын били (мәсәлән, 1900 елда — барлык чәчүлек мәйданнарының 28,8% ы). 1870 елларда солы белән бергә карабодай да сабан ашлыгы буларак игелә, ләкин XX йөз башында, бодай, солы һәм тары чәчүлекләре белән чагыштырганда, аның чәчүлек мәйданнары кими. 20 йөздә борай чәчүлекләре барлык чәчүлек мәйданнарның 5,6% ын гына тәшкил итә. Крәстиян хуҗалыклары башлыча арыш, борай һәм карабодайга ихтыяҗ кичерә. Бәрәңге киң таралыш алмый. 1891–1900 елларда бәрәңге игү һәр җан башына 0,27 чирек, ә ашлык 2,77 чирек туры килә. 1861–1900 елларда крәстияннәрдә ашлык уңышы һәр дисәтинәдән уртача 32 пот, алпавытларда 37 пот тәшкил итә. Бу елларда крәстиян ашлыгының уңышы 29% ка кадәр күтәрелә. 1913 елда чәчүлек мәйданнар структурасында бөртеклеләр — 96,5%, техник культуралар — 1,6%, терлек азыгы культуралары — 0,3%, бәрәңге — 1,5%, яшелчә культуралары 0,04% тәшкил итә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм Гражданнар сугышы елларында бәрәңге кырлары мәйданы 29,3 мең дисәтинәдән 53,8 мең дисәтинәгә кадәр арта.
Терлекчелек элеккечә үк крәстиян хуҗалыгында икенче урынны били. 1883 елда Казан губернасында авылларда яшәгән 1 мең кешегә 218,7 баш ат, 187,7 баш мөгезле эре терлек туры килә. 1903–1908 елларда умарталыкларның һәм умарта ояларының саны 4,2 меңнән һәм 93,7 меңнән 6,8 меңгә һәм 131,8 меңгә кадәр арта.
XIX йөзнең 2 нче яртысыннан крәстияннәрнең авыл хуҗалыгы инвентаренда сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. XX йөз башында Казан губернасы авылларында 53 меңнән артык тимер сабан, 10 мең җилгәргеч һәм сортларга аеру җайланмасы, 1 меңнән артык суктыргыч һәм ургыч исәпләнә. Яңа игенчелек техникасының төп өлеше (60% тан артыгы) авыл буржуазиясе кулында туплана, урта хәлле хуҗалыкларда ул 32% чамасы була, ярлы хуҗалыкларда 7% тан артмый. Ярлылар һәм урта хәллеләрнең зур өлеше примитив техника куллана: 100 сөрү коралына 17 авыр сабан, 75 сука, 6 косуля (суканың бер төре), 2 сабан туры килә (басуларның 17% ы — авыр сабан, 75% ы — сука, 8% ы косуля белән эшкәртелә).
Капиталистик мөнәсәбәтләрнең тиз үсеше крәстиян халкында җитештерүнең игенчелек белән бәйле булмаган тармакларына тартылу процессын көчәйтә. 1857–1897 елларда Казан губернасының крәстияннәр секторында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исәбе 94% тан 84,7% ка кадәр кими. 1880 еллар уртасында Казан губернасында игенчелек белән бәйле булмаган 23 кәсеп белән 20 мең кеше шөгыльләнә, шулардан 16,3 мең кеше өйләрендә эшли. Шул ук вакытта авылдагы вак эшмәкәрләрнең 60% ы имана җире белән бәйле була. Моннан тыш, реформа барган чорда читкә китеп эшләүче крәстияннәр шактый күбәя (сатылган паспортларның уртача еллык исәбе буенча): аларның саны 15,2 мең кешедән (1861–1870) 147,8 мең кешегә кадәр (1891–1900) арта. 1913 елда читкә китеп кәсеп итү белән 228317 кеше шөгыльләнә. Читкә китеп эшләгән авыл хуҗалыгы эшчеләренең сезонлык уртача хезмәт хакы 10 сумнан 25 сумга кадәр тирбәлә, ләкин аларның өйләренә алып кайткан акчалары 10–15 сумнан артмый.
Крәстияннәрнең җир күләме буенча катлауларга аерылуы аларның барлык күрсәткечләр буенча бүленүенә китерә. Бай тормышлы крәстияннәр (кара Кулаклар) милкендә чәчүлек җирләр, атлар, терлекләр, инвентарь, камилләштерелгән машиналар һ.б. күбрәк була. 1880 елларда Казан губернасында руслар арасында ярлы крәстияннәр һәм батраклар төркеменә авыл халкының 39,7% ы, урта хәллеләргә — 48,7% ы, авыл буржуазиясе төркеменә 12% ы керә; татар авылларында бу нисбәт — 56,8%, 37,9% һәм 5,3%. Катлауларга бүленү крәстияннәрнең төрле төркемнәрендә сан ягыннан үзгәрешләргә генә түгел, авылның тормыш рәвешендә дә чагыла. Ярлылар хезмәт итү өлкәләрен киңәйтергә мәҗбүр булалар: төрле кәсеп белән шөгыльләнәләр, акча эшләргә ялланалар, шәһәрләргә китәләр. Бай хуҗалыкларда җир, машиналар, ашламалар сатып алына, игенчелек системалары үзгәртелә, яллы хезмәт куллану киңәйтелә. Авылда батраклар саны бертуктаусыз арта, эшче көчләр чамасыз күбәя (бу хәл барлык эшчеләргә карата 36,6% тәшкил итә). Урта хәллеләр һәм ярлылар, башлыча, хуҗалыкларның күп булуы хисабына, товарлыклы икмәкнең якынча өчтән бер өлешен җитештерәләр, җыелган икмәкнең нибары 10–15% ын гына саталар, 85–90% ын үзләре кулланалар. Крәстияннәрнең катлауларга аерылуына салым системасы да җирлек тудыра, чөнки салымнар керемнәр буенча түгел, ир-атларның җан башыннан чыгып билгеләнә. Ярлы крәстияннәр салымнарны тулысынча түләрлек хәлдә булмыйлар, бу түләүләр буенча бурычларның бертуктаусыз артуында күренә. 1875 елга крәстияннәрнең салымнар буенча түләп бетермәгән бурычлары 451,8 мең сум, 1882 елга — 2801,1 мең сум, 1891 елга 8405,8 мең сум күләмдә исәпләнә. Азык-төлек әҗәтләрен дә кертеп, авыл халкының барлык салым бурычлары 10977,4 мең сумга җыела. Шул ук вакытта крәстияннәрнең ярлылануы дәвам итә. Казан губернасында крәстиян хуҗалыкларының 30% тан артык өлешендә атлар булмый, аларның 30–50% ы, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүгә кармастан, үз ихтыяҗларын тәэмин итә алмый. К.нең аянычлы хәле крәстиян фетнәләренең төп сәбәбенә әверелә. 1861–1900 елларда Казан губернасында 263 крәстиян кузгалышы, шул исәптән 117 — рус, 75 — татар, 19 чуаш крәстияннәре чуалышлары була. Элеккеге алпавыт (64,5%) һәм патша гаиләсе (удел) (34,9%) крәстияннәре аларда аеруча актив катнаша. 1861 елгы крәстиян реформасыннан соң кузгалышларның иң зур ташкыны булып уза (кара Бизнә крәстияннәре кузгалышы). Ашлык уңмау, салым бурычларының артуы, икмәккә бәяләр төшкәннән соң, тормыш шартларының катлаулануы, салым изүенең көчәюе 1870 еллар ахырында — 90 елларда крәстияннәр активлыгы үсүенә китерә. Бигрәк тә татар крәстияннәре активлык күрсәтә (кара 1878–1879 дагы татар крәстияннәре кузгалышы, 1892–1894, 1896–1897 дәге татарларның баш күтәрүләре), алар үзләрен милли һәм дини яктан кыерсыткан күрсәтмәләрне гамәлдән чыгаруны таләп итәләр. Рус булмаган халыкларны системалы рәвештә руслаштыру, туган телнең ролен түбәнсетү, милли гореф-гадәтләргә кимсетүле мөнәсәбәт татар крәстияннәренең күченүләренә (өлешчә чит илгә китүгә дә) сәбәп була (кара Мөһаҗирләр хәрәкәте). Шулай да төп таләпләр сыйфатында крәстияннәр салымнарны һәм йөкләмәләрне киметүне (46,2%) һәм имана җирләрен арттыруны (11%) алга куялар; алар шулай ук патша чиновникларының башбаштыкларына каршы чыгалар (30%). Крәстиян чуалышларының 37% ы диярлек хәрби командалар җәлеп итеп бастырыла.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан хәрби округыннан армиягә 290 меңнән артык кеше, башлыча, крәстияннәр чакырыла. Сугыш чорында крәстиян хуҗалыкларында продуктив һәм эш терлекләренең баш саны, авыл хуҗалыгы культураларының (бигрәк тә бодайның һәм техник үсемлекләрнең) чәчүлек мәйданнары кими, аларның уңдырышлылыгы түбәнәя, крәстиян инвентаренең бер өлеше яраксыз хәлгә килә. Сумның инфляциясе, икмәк бәяләренең тиз үсүе, иң кирәкле сәнәгать товарларына бәяләрнең тагын да тизрәк күтәрелүе нәтиҗәсендә крәстияннәрнең хәле авырая. Бай тормышлы крәстияннәрдә һәм алпавытларда икмәк сатуга кызыксыну булмый, алар икмәкнең зур запасларын үз кулларында тоталар һәм натуралата алмашуга өстенлек бирәләр. 1916 елда патша хөкүмәте Казан губернасында икмәккә тотрыклы бәяләр урнаштырырга, армияне икмәк белән тәэмин итү өчен 1917 елның 1 гыйнварыннан продразвёрстканы гамәлгә кертергә омтыла. 1916 ел ахырында — 1917 ел башында шәһәрләргә икмәк китерү кими. Аның зур өлешен спекулянтлар сатып ала, алар, бәяләр үсүеннән файдаланып, зур байлык туплыйлар. Барлык өязләрдәге ярлы хуҗалыкларга да икмәк җитми. Терлекчелек продуктлары, шикәр, үсемлек мае җитештерү мәсьәләсе тагын да кискенрәк тора. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Вакытлы хөкүмәт барлык җирләрдә дә диярлек продразвёрстка кертергә һәм азык-төлеккә ныклы бәяләр билгеләргә тырыша, тик аның бу омтылышы нәтиҗәсез төгәлләнә.
Октябрь революциясе җиңгәннән соң, большевиклар һәм эсерларның «җир» һәм «җирне социальләштерү» турындагы декретларын гамәлгә ашыру барышында, хосусый җирбиләүчелек бетерелә, барлык җир биләмәләре яңа социаль нигездә яңадан бүленә. Крәстияннәргә өстәмә рәвештә 714 мең дисәтинә чамасы алпавыт, кабинетлар, удел жирләре һ.б. биләмәләр бирелә. Жан башына исәпләнгән имана җире 10,4% ка (1,47 дисәтинәдән 1,64 дисәтинәгә кадәр) арта. Ул русларда — 1,89 дисәтинә, татарларда — 1,52 дисәтинә, милли азчылык вәкилләрендә (мариларда, удмуртларда, чуашларда һ.б.да) 1,51 дисәтинә тәшкил итә. 1918 елда азык-төлек диктатурасы урнаштырыла (кара «Хәрби коммунизм»). «Артык икмәкләрен» яшергән һәм икмәкне «яшерен» базарда саткан («капчыкчылык») крәстияннәргә карата репрессия чаралары кулланыла. 1918 елның август-сентябрендә шәһәр белән авыл арасында мәҗбүри товар алмашу кертелә, ләкин ул, сәнәгать товарлары җитмәү аркасында, сизелерлек нәтиҗәләр бирми. 1919 елның гыйнварында продразвёрстка гамәлгә керә. Авылда «җирне социальләштерү» декретын тормышка ашыру барышында хуҗалык итүнең яңа формалары — күмәк хуҗалыклар оештырыла (кара Колхоз, Авыл хуҗалыгы коммунасы, Совхоз, Җирне бергәләп эшкәртү ширкәте). 1920 елга чәчүлек мәйданнар — 22% ка (2,2 млн дисәтинәдән 1,71 дисәтинәгә кадәр); арыш уңышы — 2,5, солыныкы — 2,1, карабодай уңышы — 2,7, ашлыкның гомуми җыемы 4,3 тапкыр, атларның баш саны (1917–21 дәге мәгълүматлар буенча) — 41% ка (586 меңнән 346 мең башка кадәр), мөгезле эре терлекнеке 48,7% ка (742 меңнән 389 мең башка кадәр) кими.
1920 еллар башында, крәстияннәрнең имана җирләре мәйданының кискен кимүе сәбәпле, дәүләт тарафыннан һәр крәстиян хуҗалыгы өчен чәчеләчәк культуралар күрсәтелгән мәҗбүри чәчү планы билгеләү юлы белән мәсьәләне җайга салу омтылышы була. Моның өчен чәчүлек комитетлары (посевкомнар) һәм крәстияннәрнең орлык материалын туплау җәмәгать пунктлары оештырыла. Ләкин дәүләтнең авыл хуҗалыгы җитештерүенә тыкшынуы крәстияннәр һәм советлар хөкүмәте арасында каршылыкларның кискенләшүенә генә китерә. Казан губернасында 30 лап эре крәстиян чуалышлары булып уза (кара Арча ягы крәстияннәре кузгалышы, «Сәнәкчеләр» фетнәсе). 1921 елның мартында ил хөкүмәте «хәрби коммунизм» сәясәтенең нигезсез булуын таный һәм яңа икътисади сәясәтне (нэп) гамәлгә кертә. 1920 еллар башындагы начар табигать-климат шартлары крәстиян хуҗалыкларында хөкем сөргән икътисади вазгыятьне һәм азык-төлек мәсьәләсен тагын да катлауландыра (кара Ачлык (1921–1922)). 1924 тән игенчелек продукциясен җитештерү темплары акрынлап үсә башлый (1923 елда икмәкнең гомуми җыемын 100% дип исәпләгәндә, 1925 елда ул — 306% ка, 1926 да 426% ка кадәр арта).
Крәстиян хуҗалыгында элеккечә үк арыш, солы, бодай, арпа, карабодай, борай һ.б. традицион культуралар булып кала. Арыш һәм солы бөртекле культуралар чәчүлекләренең яртысыннан күбрәк өлешен били. 1927–1928 елларда сабан ашлыгы чәчүлекләрендә бөртеклеләр — 76%, бүлбелеләр һәм тамыразыклар — 10%, үләннәр — 9,5%, техник культуралар 4,5% тәшкил итә. Татар крәстияннәренең чәчүлекләр структурасында, русларныкы белән чагыштырганда, беркадәр үзенчәлек күзәтелә. 1925 елда Татарстанда татар rрәстияннәренең сабан ашлык чәчүлекләрендә солы (% ларда) — 41,9, рус крәстияннәренекендә — 25,8, бодай, әлеге нисбәттә — 7,3 һәм 10,1, арпа — 1,38 һәм 10,1, карабодай — 12,9 һәм 17,7, борай — 6,2 һәм 5,1, борчак — 6,3 һәм 6, ясмык — 5,3 һәм 3,9, җитен — 1,5 һәм 3,8, киндер 0,9 һәм 1,2 били. 1920 елларның 2 нче яртысында Татарстанда, уртача алганда, һәр дисәтинәдән 30–40 пот икмәк җыела.
1920 елларда дәүләт органнары тарафыннан крәстиян хуҗалыкларында терлекләрнең токымнарын яхшырту буенча эш башкарыла. 1927 елга Татарстанда 274 дәүләт каплату пункты исәпләнә, 1922–1927 елларда аларда крәстияннәрнең 60 меңләп сыеры каплатыла. Крәстияннәр терлекләре токымнарын яхшырту өчен Бестужев, Холмогор һәм Ярославль токымлы үгезләр файдаланыла. Ләкин атсыз һәм сыерсыз хуҗалыклар күп була (мәсәлән, 1924 елда 43,9% — атсыз, 49,0% — бер атлы, 6,2% — ике атлы, 31,1% — сыерсыз, 58,7% — бер сыерлы, 9,5% — ике сыерлы, 0,5% күп сыерлы хуҗалыклар исәпләнә). Хәтта крәстиян хуҗалыкларын массачыл рәвештә күмәкләштерү башланыр алдыннан да крәстияннәрне терлекләр белән тәэмин итүдә мөһим үзгәрешләр күзәтелми. 1927 елда крәстиян хуҗалыкларының 35% тан артыгының салымнар түләргә хәлләреннән килми, шуңа күрә алар салымнардан азат ителә. Авыл хуҗалыгының түбән керемле булуы һәм үсешенең артта калуы, чагыштырмача һәм абсолют аз җирлелек крәстияннәр арасында эшсезлек артуга китерә. ТАССР мәгълүматлары буенча, 1926–1927 елларда авылларда 213 меңләп шартлы эшсез исәпләнә, ягъни крәстияннәрнең 34% ының даими эше булмый.
Крәстияннәрнең күпчелеге туфрак эшкәртүдә, уңышны урып-җыюда элеккечә сука, сабан, чалгы, урак һәм чабагач куллана; ләкин крәстиян хуҗалыгы бу хезмәт коралларына да еш кына кытлык кичерә. 1926 елда 100 га чәчүлек мәйданга уртача 9,07 сабан туры килә. Мәсәлән, 1925 елның язында крәстияннәр арасында уздырылган сорашу мәгълүматлары буенча, крәстиян хуҗалыкларының 51,5% ы — үз милекләрендәге, 42,9% ы — арендаланган, 5,6% ы катнаш милектәге авыл хуҗалыгы инвентареннан файдаланганнар. Бер үк вакытта, 1920 елларда, совхозларда һәм колхозларда гына түгел, өлешчә крәстиян хуҗалыкларында да суктыргычлар, җилгәргечләр, ургычлар, сортларга аеру машиналары, талкылар, печән кыскычлар, салам турагычлар һ.б. катлаулы авыл хуҗалыгы машиналары кулланыла, аларның күбесе алпавытлардан һәм кулаклардан тартып алына. Катлаулы машиналар арасында ургычлар, җилгәргечләр һәм сортларга аеру машиналары өстенлек итә (мәсәлән, 1920 елда крәстиян хуҗалыкларында 2738 ургыч, 18675 җилгәргеч һәм сортларга аеру машинасы була). Татарстан авыл хуҗалыгында тракторлар кулланыла башлый (1928 елда паркта 135 трактор исәпләнә). Бу техниканың зур өлеше совхозларда һәм колхозларда игенчелек эшләрендә файдаланыла. Крәстиян хуҗалыкларының техник базасы шактый примитив була, эшләрнең 90% ы чамасы кул көче белән башкарыла. Крәстияннәрнең шактый өлеше гади авыл хуҗалыгы инвентаре куллана. Мәсәлән, Буа кантонында крәстиян хуҗалыкларында 34673 сука, 1907 косуля һәм сабан, 15173 авыр сабан исәпләнә.
1920 елларда авылларда хуҗалык итүнең яңа формалары — колхозлар һәм совхозлар үсеш ала. Бу хуҗалык берләшмәләре, башлыча, ярлы, өлешчә урта хәлле хуҗалыклар җирлегендә оештырыла. 1927 елда Татарстанда 397 күмәк хуҗалык, шул исәптән 15 коммуна, 145 артель, 199 авыл хуҗалыгы һәм 38 посёлок ширкәте исәпләнә. 1928–29 да кооперативлар секторында 49,4 мең га җир һәм 6,2 мең баш ат була. 1928 елда колхозлар секторы барлык крәстиян хуҗалыкларының 0,5% ын колачлый (шулай ук кара Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү). 1920 еллар ахырында Татарстанда 123 совхоз булып, алар биләгән җирләр республикадагы барлык чәчүлек мәйданнарның 0,25% ын тәшкил итә. 1928–1929 елларда дәүләт секторында 10,3 мең га җир һәм 1,6 мең баш ат исәпләнә. Үзләренең икътисади күрсәткечләре буенча колхозлар һәм совхозлар крәстиян хуҗалыкларыннан әллә ни аерылмыйлар.
1920–1930 елларда авылларда күпләп дөньяви мәктәпләр, наданлыкны бетерү пунктлары, клублар, уку өйләре һ.б. мәдәни-массачыл һәм мәгариф учреждениеләре ачыла башлый. 1928/29 уку елында Татарстанда 2504 мәктәп эшли, аларда 181300 бала, шул исәптән 91882 татар, 75862 рус һәм 13556 башка милләт балалары укый. Мәктәпләрнең 80% чамасы авыл җирләрендә эшли. Ләкин крәстияннәрнең белемлелек дәрәҗәсен күтәрү процессы акрын бара. 1926 елда үткәрелгән халык санын алу мәгълүматлары буенча, наданнар исәбендәге 565 мең кешедән (15 яшьтән 50 яшькә кадәр) 1926/27 уку елында — 18,7 мең, 1927/28 елларда — 22 мең, 1928/29 да 50 мең кеше укырга-язарга өйрәнә. 1927/28 уку елында 658 пункт эшли, аларда җитлеккән яшьтәге 22002 кеше укый. 1928 елда Татарстанда 501 уку өе хезмәт күрсәтә. 1920 еллар уртасына авыл җирендә татар крәстияннәре акчасына 800 дән артык мөселман дини мәктәпләре ачыла, аларга 30 меңнән артык шәкерт йөри. 1930 елларда наданлыкны бетерү хәрәкәте барышында 800 меңнән артык крәстиян укып чыга. 1940 еллар башына крәстияннәр арасында грамоталылык 80% чамасы тәшкил итә (шулай ук кара Культура революциясе). 1926 ел ахырына крәстиян хуҗалыклары төп күрсәткечләр буенча 1917 елдагы дәрәҗәгә якынлаша. 1917 елдагы авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен 100% дип исәпләгәндә, торгызу чоры нәтиҗәләре түбәндәге мәгълүматлар белән билгеләнә: чәчүлек мәйданнар — 93,4%, атларның баш саны — 68,6%, мөгезле эре терлекләр — 97,5%, сарыклар — 76,7%, дуңгызлар 91,8% тәшкил итә. 1928–1929 елларда гомуми чәчүлек мәйданы 2546,05 мең га (шул исәптән крәстияннәр секторында — 2486,3 мең га), атлар 535 мең баш (шул исәптән крәстияннәрдә — 527 мең чамасы) исәпләнә.
1927–1928 елдагы һәм 1928–1929 елдагы икмәк әзерләү кампанияләре вакытында гадәттән тыш чаралар гамәлгә кертелү һәм нэп принципларыннан баш тарту нәтиҗәсендә аграр секторда гаять үзенчәлекле вазгыять урнаша. Хуҗалыкны камилләштерүгә, авыл хуҗалыгы инвентарен һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыруга юнәлтелгән һәртөрле омтылыш кулаклар исәбенә кертелүдән курку аркасында туктала. Салым түләүләрен җыю һәм авыл хуҗалыгы продукциясен тартып алу буенча үткәрелгән гадәттән тыш гамәлләр крәстияннәрне сыйныф буларак бетерү чарасына әверелә башлый. Икмәк әзерләү буенча катгый йөкләмәләр кертелгәннән соң, хәлле хуҗалыкларны бетерү тагын да киңрәк колач ала (кара Кулакларны йорт-җирләреннән куу). Бу сәясәтнең драматик дәвамы крәстияннәр язмышындагы кискен борылышка — аларның хуҗалыкларын ирексезләп күмәкләштерүгә кайтып кала. 1920 еллар ахырында — 1930 еллар башында барлык крәстиян хуҗалыклары да диярлек (аларның гомуми исәбе 520 меңнән арта) күмәк хуҗалыкларга берләштерелә, аларның төп эш башкару кораллары (шул исәптән җир) җәмәгатьләштерелә һәм колхозларның бүленмәс фондына әверелә. Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү барышында крәстиян терлекләренең баш саны — 207,3 мең башка (23,5%), шул исәптән сыерларныкы — 137,9 меңгә (29,6%), дуңгызларныкы — 186,9 меңгә (56,1%), сарыклар һәм кәҗәләрнеке — 2001,3 меңгә (3 тапкырга), атларныкы (1934 ел мәгълүматлары буенча) — 340,3 меңгә (37,5%), шул исәптән эш атларының баш саны 275,9 меңгә (23,2%) кими. 1930 елларның 2 нче яртысында Татарстанда 70857 аерым крәстиян хуҗалыгы булып, алар файдалануында 107428 га сөрүлек җирләр исәпләнә. Бу чорда җирдән файдалануның аерым хуҗалыкка туры килгән уртача район нормасы 1,7 га чамасы тәшкил итә. 1950 еллар башында барлык аерым крәстиян хуҗалыклары бетерелә. 1932 елда илдә паспорт системасы гамәлгә кертелү белән, колхоз крәстияннәренең зур өлеше 1970 елларның 2 нче яртысына кадәр колхозларга беркетелә. Колхозның гомуми җыелышы рөхсәтеннән башка крәстияннәргә паспортлар бирелми, шуңа күрә алар шәһәрдә эшкә урнаша алмыйлар. Ләкин сталинчыл җитәкчелек, икътисади зарурияттан чыгып, колхоз крәстияннәренә һәм совхоз эшчеләренә шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була, бу хуҗалыклар озак еллар дәвамында крәстиян көнкүрешенең күпгасырлык традицияләрен саклаучы ролен башкаралар.
1990 елларда, базар мөнәсәбәтләре урнашуы нәтиҗәсендә ТРда, колхозларны һәм совхозларны үзгәртеп кору белән бергә, аерым крәстиян (фермер) хуҗалыклары үсеше өчен сәяси-хокукый һәм социаль-икътисади шартлар тудырыла башлый.
Труды статической экспедиции, снаряжённой в 1883 году Казанским земством. К., 1884;
Казанская губерния в сельскохозяйственном отношении по сведениям, полученным от корреспондентов за 1885 год. К., 1885. Вып. 5;
Материалы для исследования промыслов населения Казанской губернии. К., 1887;
Общий свод данных хозяйственно-статистического исследования Казанской губернии. Часть экономическая. К., 1896;
Казанская губерния в сельскохозяственном отношении за 1907 год. К., 1909.
Попов И.П. О движении крестьянского скотоводства Казанской губернии. К., 1858;
шул ук. Породы домашних животных и птиц. СПб., 1909;
Вечеслав Н. Экономический быт крестьян Казанской губернии // Тр. Казан. губернского стат. комитета. 1870. Вып. 1;
Энгельгардт А.П. Очерк крестьянского хозяйства в Казанской и других средневолжских губерниях. К., 1892;
Обзор кустарных занятий в Казанской губернии. К., 1896;
Воробьёв Н.И. Казанские татары (этнографическое исследование материальной культуры дооктябрского периода). К., 1953;
Ермолаев В.М., Шараф Р.Ш., Хасанов М.А. Очерки по экономической географии Татреспублики. К., 1931;
Климов И.М. Образование и развитие Татарской АССР (1920–1926). К., 1960;
Бусыгин Е.П. Русское сельское население Среднего Поволжья. К., 1966;
Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969;
Литвин А.Л. Крестьянство Среднего Поволжья в годы гражданской войны. К., 1972; Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании. К., 1973;
Залялов А.М. Социалистическое преобразование сельского хозяйства в Татарии (1917–1937 гг.). К., 1974;
Петренко А.Г. Древнее и средневековое животноводство Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1984;
Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма (социально-экономическое исследование). М., 1984;
Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIX — начало XX в.). К., 1995;
Хайрутдинов Р.Р. Управление государственной деревней в Казанской губернии в конце XVIII — первой трети XIX вв. К., 2002;
Шайдуллин Р.В. Крестьянство Татарстана: экономический и общественно-политический аспекты (1920–1929). К., 2004.
Автор — Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.