1961 елның 20 октябрендә ТАССРның Әтнә районы Яңа Шимбәр авылында туа. Тарихчы, язучы, педагог Таҗетдин Ялчыгол нәселеннән.

Белеме

Казан дәүләт университетын (1984 ел), Россия Федерациясенең ФСБ Академиясен (1999 ел) тәмамлый.

Эшчәнлеге

1984–1987 елларда – Казан шәһәре Совет районы башкарма комитетының эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, өлкән тикшерүчесе.
1987–1991 елларда ТАССР Министрлар Советының башкарма органнары эше бүлеге өлкән референты, инструкторы.
1991–1992 елларда – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.
1992–1995 елларда – Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы каршындагы милиция махсус хезмәте идарәсе башлыгы.
1995–1998 елларда – Җитәкче вазифаларда Россия Федерациясе Федераль саклау хезмәтендә гамәлдәге хәрби хезмәттә була.

Дәүләт эшчәнлеге

1998–2012 елларда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры. 
2012 елның май аеннан башлап Премьер-министр урынбасары.
2013 елның 23 августында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Җәмәгать эшчәнлеге

1998 елның сентябреннән бүгенге көнгәчә – Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт оешмасы» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе Советы рәисе. 

Дәүләт бүләкләре

  • Почет ордены (2003)
  • Батырлык орденнары (2006, 2012)
  • IV дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены (2009)
  • Батырлык ордены (2012)
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2013)
  • Александр Невский ордены (2018)

Хезмәтләре

Терроризм: История и современность. Казань, 2002 (соавт.)  

Основы борьбы с террористической преступностью: Учеб. пособие. Казань, 2003 (соавт.)

Закат казанского феномена. Казань, 2012.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.