Эчтәлек

1763 ел, хәзер Татарстанның Азнакай районы Чалпы авылы – 1838 елның 26 июне, хәзер Татарстанның Зәй районы Имәнлебаш авылы.

«Тәварихы Болгарийә» (1805) китабында Т.Ялчыгол әтисе белән хаҗга баруы, әтисе аны Төркиянең Диярбәкер шәһәрендә калдырып китүе, анда 14 ел дәвамында мәдрәсәдә укуы, аннан соң Истанбул шәһәренә барып, икенче хаҗдан кайтып килүче әтисе белән очрашуы хакында яза.

Ике елдан соң туган якларына кайтып барганда, алар Әстерханда, Мәскәүдә, Түбән Новгородта һәм Казанда озакка тукталалар.

1785 елда Т.Ялчыголның әтисе Кече Сон авылы тирәсендә (хәзер Татарстанның Мамадыш районы) авырып үлә. Үләр алдыннан улына шушы урыннарга якынрак яшәргә, елга ике тапкыр үзенең каберен зыярәт кылырга васыять итеп калдыра.

1792–1799 елларда Татар Ерыклысы (хәзер Татарстанның Түбән Кама районының Каенлы авылы), 1799–1824 елларда Красная Кадка (хәзер Түбән Кама районы) авылында яши.

Фәнни трактатлар язу белән шөгыльләнә, дин гыйлемен укыта, җәй көннәрендә күрше авылларга барып, авыруларны дәвалый.

Т.Ялчыголның иң күләмле әсәре – «Рисалә-и Газизә» (1795). Әлеге әсәр Аллаһияр Суфиның «Сөбәт әл-гаҗизин» (XVIII йөз ахыры) китабына язылган шәрехтән гыйбарәт. Китап Т.Ялчыголның кызы үтенече белән языла, һәм аның исеме белән атала.

Танылган суфи шәехләрнең тормышыннан ярым мифик гыйбрәтле хикәяләр, әхлакый-дидактик һәм фантастик характердагы сюжетлар китерелгән ике юллык шигырь-шәрехләүләрдән торган бу китапта шулай ук Аллаһияр Суфиның һәм аның остазларының тәрҗемәи хәлләре, «Сөбәт әл-гаҗизин»нең тулы тексты да урнаштырылган.

Әлеге әсәр татарлар арасында киң тарала, мәктәп һәм мәдрәсәләрдә дәреслек итеп файдаланыла. Кулъязма вариантта билгеле, 1847 елдан күп тапкырлар басылып чыга.

Т.Ялчыголның «Сидрат әл-мөнтаһа», «Тәварихы Болгарийә» һ.б. әсәрләрендә тарих, әдәбият, халык медицинасы, мөселман хокукы, тәрбия мәсьәләләре карала.

Әдәбият

Гарифуллин Д. Чырагы нур сибә бүген дә (Т.Ялчыголның тууына 240 ел) // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2008. № 2.

XVII йөз татар әдәбияты: проза. Казан, 2012.

Галяутдинов И.Г. «Тарих нама-и булгар» Таджетдина Ялсыгулова. Уфа, 1998.

Гайнетдинов М.В. Т.Ялчыгул // История татарской литературы средневековья (VIII–XVIII вв.). Казань, 2007.