1935 елның 10 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.

Үзәге — Зәй шәһәре.

Мәйданы — 1842,4 кв.км.

Халкы 2017 елда — 55708 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 74,6%, руслар — 2,4%, чуашлар — 2,2%).

Район 86 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 26 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Дүрт өлешле җете кызыл һәм яшел җирлектә — нурлары дисктан аерылган һәм җете кызыл җирлектә генә күрсәтелгән ялкынлы алтын кояш; яшеллектә кояш тирәли урнашкан: өске чиректә — өстә өске почмаклары түгәрәкләнгән борыс белән берләштерелгән өч гонт белән багана хасил ителгән, кырыйлардагы гонтларның төпләре ян-якка борылган, уртадагысының төбе икегә аерылган рәвештәге алтын фигура (тамга); аскы чиректә — көмеш төргәк һәм аның өстендә сулга авыштырып куелган шундый ук каурый».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, хач рәвешендәге дүрт тигез — чиратлаштырып ике кызыл һәм ике яшел өлешләргә бүленгән туры почмаклы тукыма. Флаг сабы ягында яшел өлештә ак төргәк һәм каурый урнашкан, икенче яшел өлештә — сары тамга сурәте, кисешкән урында — нурлары тукыманың кызыл өлешләрендә генә күрсәтелгән алтын кояш дискы».

Символика нигезләмәсе

Зәй районының гербы символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең табигатен, икътисади һәм тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен тасвирлый. Калканның төп фигурасы — кояш (яктылык, энергия, җылылык образы) районда энергетика комплексының алга киткән булуын, аның алгарышка, үсешкә омтылышын күрсәтә. Төргәк һәм каурый районның бай рухи мәдәниятен, күренекле язучылар, шагыйрьләр, мәгърифәтчеләр, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре исемнәре белән данлануын чагылдыра. Борынгы төрки билге — тамга — буыннан-буынга күчеш, тарихи хәтер, патриотизм, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын саклауның гомумиләштерелгән символы. Кояшка кереп торган яшел җирлек районның табигый байлыкларын, биредә авыл хуҗалыгы җитештерүенең алга киткәнлеген белдерә. Гербның төсләре (кызыл, яшел) район халкының күпмилләтле булуын һәм төрле конфессияләргә каравын чагылдыра. Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, абруй һәм зыялылык; көмеш — чишмә суы сафлыгы, камиллек, намус, үзара аңлашу; яшел — табигать, сәламәтлек һәм үсеш, өмет; кызыл — кыюлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов һәм В.Мишин (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), Р.Фәрдиев, Г.Таҗетдинов һәм М.Хуҗин (Зәй).