1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньягында урнашкан.

Үзәге — Мамадыш шәһәре.

Мәйданы — 2599,7 кв.км.

Халкы 2017 елда — 43025 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 75,4%, руслар — 20,9%, марилар — 1,4%, удмуртлар — 1,4%).

Район 129 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 2 ноябрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Дулкынсыман аркылы көмеш һәм сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) белән киселгән дулкынлы очлык өстендәге яшел җирлектә бер-берсенә каратылган ике көмеш урак арасында җете кызыл (кызыл) тасма белән бәйләнгән алтын икмәк көлтәсе».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге өч — яшел (габарит киңлеге — тукыманың 7/9 өлеше), дулкынлы ак — киңлекнең 1/10 өлеше һәм күк горизонталь буйлардан торучы туры почмаклы тукыма; яшел буй уртасында район гербы фигуралары сурәтләнгән: кызыл тасма белән бәйләнгән сары көлтә һәм ян-якта очлары көлтәгә каратылган ике ак урак».

Символика нигезләмәсе

Мамадыш районы гербы Казан губернасы Мамадыш өязе шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән. Югарыда 1781 елның 18 октябрендә (иске стиль белән) расланган тарихи гербның тасвирламасында болай диелә: «Калканның өске өлешендә — Казан гербы, аста — ике көмеш урак, алар уртасында яшел җирлектә бодай көлтәсе — бу илнең ашлык муллыгы». Яшел төс — табигать, өмет, яз һәм сәламәтлек билгесе; алтын көлтә — көч һәм рухи омтылыш, уңыш һәм байлык традицион символы. Кызыл төс — көч, батырлык, хезмәт, матурлык һәм бәйрәм символы. Көмеш урак — Мамадыш районының авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләвен, халкының тырышлыгын күрсәтә. Район тормышында су ресурслары зур әһәмияткә ия. Зәңгәр очлык һәм көмеш дулкынлы билбау шуны күрсәтә. Зәңгәр очлык — намуслылык, зыялылык, затлылык билгесе. Көмеш билбау аллегорик рәвештә Вятка–Нократ елгасына күрсәтә, татарча «көмеш елга» дигән мәгънәне аңлата. Көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково), П.Смирнов һәм Р.Миңнеханов (Мамадыш).