Эчтәлек

Туры (табышка һәм милеккә салына) һәм кыек (акциз, НДС – өстәлгән бәягә салым, таможня пошлинасы) товарларның бәяләрен арттыручы салымнарга бүленә.

Беренче тапкыр "Салым" термины 1765 елда рус тарихчысы А.Поленов тарафыннан "О крепостном состоянии крестьян России" хезмәтендә кулланыла. XIX йөздән термин дәүләт кеременә акча түләтү процессын тасвирлаганда киң кулланыла башлый.

РФ салым системасының нигезе "РФ дә салым системасы нигезләре турында" законында һәм салымнарның төгәл төрләре буенча тиешле законнар белән 1991 ел ахырында салына.

1999 елның 1 гыйнварыннан – РФ Салым кодексының 1 нче өлеше (Россиядәге салымнар һәм җыемнарның исемлеге, аларны гамәлгә кертү һәм гамәлдән чыгару тәртибе, шулай ук салым түләүчеләр һәм аларның агентлары белән дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләренең тулы комплексы тәртипкә салына),  2001 елның 1 гыйнварыннан Салым кодексының 2 нче өлеше (16 – федераль, 7 – төбәк (республика), 5 җирле салымнар билгеләнә) эшли башлый.

Базар мөнәсәбәтләре шартларында салымнар барлык дәрәҗәдә бюджетларның табышларын формалаштыруның төп чыганагы булып тора. Димәк, салым түләүләренең өлеше РФ бюджеты керемнәрендә 2004 елда – 80%, 2022 елда – 88%, ТР бюджеты керемнәрендә 2004 елда – 61% һәм 2022 елда 81,7% тәшкил итә.

2005–2022 елларда ТР буенча салым түләүләренең килүе

Салымнарның бүленеше             

2005

2017

2022

млрд сум

%

млрд сум

%

млрд сум

%

Җыелган салымнар, барлыгы     

140,7

100

583,9

100

1262,1

100

Шулардан:

 

 

 

 

 

 

федераль бюджетка җибәрелә

84,0

59,7

355,5

60,9

812,0

64,3

ТР ның консолидацияләнгән бюджетында файдаланыла

 

56,7

40,3

228,4

39,1

450,1

35,7

2022 елда федераль бюджет буенча план күрсәткечләрен үтәү – 115,7%, ТР бюджеты буенча 102,3% була.

Федераль бюджетка салым түләүләре исәбендә зур өлешне алып тора: өстәлгән бәяләргә салымнар, таможня пошлиналары, акцизлар; ТР бюджетында – керемгә, физик затлар керемнәренә, файдалы казылмалар чыгаруга салымнар. Салымнарны бюджетка үз вакытында кертүне РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгының ТР буенча идарәсе контрольдә тота (кара Салым инспекциясе), салымнар буенча законнарны бозуга чик кую белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Салым җинаятьләре буенча идарәсе шөгыльләнә (кара Салым полициясе).

Әдәбият

Финансово-кредитный словарь. М., 1986. Т. 2;

Пансков В.Т. Налоги и налогообложение в Российской Федерации. М., 2002;

Налоговый кодекс Российской Федерации: В 2 ч. М., 2004.

Автор – Н.З.Капкаева