Эчтәлек

Татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә бүгенге көннәргә кадәр саклана.

Җәйге көннәрнең берендә авыл халкы кырда яки зират янында гомуми муллык, бай уңыш теләп бергәләп дога кылу һәм корбан (сарык, сыер һ.б.) итеннән әзерләнгән йола ашы белән сыйлану өчен җыела.

Йола шулай ук башка исемнәр белән: «сабан боткасы», «тәкәле келәү», «изгеләр ашы», «тавык теләге» буларак та мәгълүм. XX йөз башына кадәр корбанлык, гадәттә, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелгән.

Әдәбият

Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. К., 1995;

Уразманова Р.К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл (XIX — нач. XX вв.). К., 2001.                             

Автор — Ф.Ф.Гулова