- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (19.4.1945, үлгәннән соң), өлкән лейтенант
1924 елның 21 ноябре, Арча кантоны (хәзер Зеленодольск районы) Ильинский авылы — 1945 елның 7 апреле, Калининград өлкәсенең, Зеленоград районы Волошино поселогы, җәсәде шул ук районның Переславское поселогы зиратына күчерелгән.
Урта белем алганнан соң, 1941 елда Казан авиация институтына укырга керә.
1943 елның маеннан Кызыл Армия сафларында. Ярославль пулемётчы-миномётчылар училищесен тәмамлый (1943).
1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 68 нче укчы полкның пулемёт ротасы командиры (43 нче армиянең 70 нче укчы дивизиясе). Калинин, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Демидов шәһәре янындагы оборона сугышларында, Смоленск, Белоруссия һәм Балтыйк буе һөҗүм операцияләрендә (барысы да — 1944), Курляндия ярымутравында дошман группировкасын камауда катнаша (1944–1945).
1945 елның 3-4 мартында Побетен торак пункты (хәзер Калининград өлкәсе Романово посёлогы) өчен барган сугышта контрһөҗүмнәрне кайтарганда, 30 гитлерчыны юк итә. 1945 елның 7 апрелендә Фридрихсберг торак пункты (хәзер Калининград шәһәренең Зелёное посёлогы) өчен барган сугышта сугышчылар төркеме белән өйне яулап ала. Фашистларның берничә штурмыннан соң үзе генә исән кала. Соңгы патронга кадәр сугыша. Үзйөрешле "Фердинанд" тубы өйгә якынайгач, аны гранаталар белән юк итә. Гитлерчылар өйгә бәреп кергәч, үзен һәм аларны шартлата. Икенче көнне 61 нче медсанбатта яраларыннан вафат була.
Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
Калининград шәһәрендә обелиск куела һәм Герой һәлак булган йортка мемориаль такта эленә.
Аның истәлегенә Зеленодольск шәһәренең Җиңү Паркында Геройлар аллеясында барельеф куела.
Калининград һәм Зеленодольск шәһәрләренең бер урамы Н.А.Катин исемен йөртә.
Слава бессмертна. Калининград, 1963;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Дриго С.В. За подвигом – подвиг. Калининград, 1984;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 347, 382;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 75.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.