Биографиясе

1703 елның 18 мае, Эрзурум шәһәре, Төркия — 1781 елынң 22 июне, Сиирт шәһәре, Төркия.

Ислам фәннәренең нечкәлекләрен өйрәнеп, бер суфи остаздан икенчесенә күчеп ил буенча сәяхәт итә.

Хаҗ кыла.

Төрек, гарәп, фарсы телләрендә яза.

Мөселман дөньясында Хаккыйның астрономия, математика, анатомия, психология, философия һәм ислам мистицизмы турында мәгълүматлар тупланган «Мәгърифәтнамә» (1756) исемле хезмәте киң танылу казана.

Хаккый әсәрләре татарларда бик популяр була. «Мәгърифәтнамә» поэмасына татар шагыйре Сәхибгәрәй бине Әхмәд назыйрә яза.

Казанда аның «Кыяфәте инсан хакында» (1884) китабы нәшер ителә, Хаккыйның аерым шигырьләре «Диван Ризаи» (1860) җыентыгына керә.

Әдәбият

Koprulu M.F. Early Mystics in Turkish Literature. L.–N.Y., 2006.