1959 елда СССР ФА Казан филиалының Биология институтында ТМР алымы белән биологик объектлардагы суның структур үзлекләре өйрәнелә башлый (Н.А.Мальцев).

Соңга таба ике төп юнәлеш үсеш ала:

  • аксымнарның структурасын, динамикасын һәм гидратациясен өйрәнү (В.Д.Федотов һ.б.);
  • үсемлек тукымаларында суны күчерү (А.В.Анисимов һ.б.).

Магнит кырының импульслы градиентлары булган ТМР һәм ЭПР алымнары биомедик системалардагы төрле процессларны тикшерүдә кулланыла (А.И.Маклаков, В.Д.Скирда, А.В.Аганов, А.В.Анисимов, Н.И.Силкин һ.б.).

Фотосинтезның беренче стадияләрендә бүленгән корылмаларның теләсә нинди вакыт бүлемтегендәге ЭПР-спек­троскопиясе теориясе үстерелә (К.М.Салихов).

1990 елдан ТМР-томографияне гамәли медицинага кертү башлана (А.В.Ильясов).

Казан университетында медицина физикасы кафедрасы булдырыла.