Урнашуы

Түбән Кабан күле ярына урнашкан. Екатерининская урамындагы (хәзерге Тукай урамы) бер кварталның зур өлешен биләп торган.

«Казанда коммерция советнигы И.В.Александров варислары» сәүдә йортының милке булган.

Тасвирламасы

Тарихы XIX йөз ахырында берничә җитештерү корпусы, таш подвал, хезмәткәрләр өчен 2 торак йорт төзүдән башлана.

1907–1908 елларда Ф.В.Усвечев проекты белән яңа корпуслар салына, элеккеләре киңәйтелә. Комплексның урнашу композициясе сыра һәм сосла кайнату эше таләп иткән шартларга яраштырыла. Төрле биеклектәге биналар йөзе белән күл ягына юнәлгән каре хасил итә.

Җитештерү корпусларының бер өлеше урам буйлап, калганнары аңа перпендикуляр рәвештә урнаша. Кварталның түрен Г хәрефе рәвешендәге 4 катлы салат киптерү һәм 2 катлы салат ясау корпуслары биләгән. Аларның бизәлеше бер үк төрле: җәя сыман формадагы уемнар, сырлы консолькалы кәрнизләр, сухариклар.

Өч катлы сосла җитештерү корпусы түрдә, урамга перпендикуляр рәвештә урнашкан. Аның буй як фасадының аскы ярусын турыпочмаклы уемнар, ә югары өлешен – ярымбаганалар, ук сыман тар тәрәзәләр һәм алар өстендә ромб сыман рамкалар бизи.

Әлеге корпусның бер башына терәп сосла суыту бинасы салына. Ул биек фронтон һәм зур ярымтүгәрәк уемнар белән аерылып тора. Әчетү бүлеге бинасының икенче каты бизәлешендә модерн элементлары файдаланыла.

Комплекс өстендә беренче булып 2 төтен торбасы күзгә ташлана, аларның очларына 1907 ел – төзелү датасы төшерелгән флюгерлар беркетелә. Җитештерү биналарында металл конструкция элементлары – чуен колонналар, ике таврлы балкалар (салат ясау һәм әчетү бүлекләре), буынтыклы фермалар (сосла суыту корпусы) файдаланылган. Биналар комплексы архитектурасында эклектиканың модерн элементлары кушылган рациональ юнәлеше сакланган, ул бүген дә әллә ни үзгәреш кичермәгән.

1930 еллардан биредә «Кызыл Шәрык» сыра заводы урнаша. Соңгы елларда берничә корпусы «Эдельвейс» сәүдә-сәнәгать төркеме карамагында, калганнары файдаланылмый.

Автор – Г.Г.Ногманова