Эчтәлек

«ТАССРның Китап палатасы турындагы нигезләмә» 1926 елның 21 декабрендә ТАССР хөкүмәте карары белән раслана. Китап палатасы оештырылу белән, ТАССРда нәшер ителгән барлык басма әсәрләрнең дәүләт теркәве узуына һәм татар телендә библиографик күрсәткечләр чыгарыла башлауга нигез салына. Үз атамасын саклаган хәлдә, ул 1929 елда — Татреспублика Фәнни китапханәсе бүлеге, 1932 елдан Казан университеты китапханәсе бүлеге була. 1938 елдан мөстәкыйль оешма буларак эшли башлый.

ТАССР ХКС карары нигезендә, 1927 елның 27 сентябреннән республиканың барлык басмаханәләре дә үз продукциясенең мәҗбүри экземплярын Китап палатасына тапшырырга тиеш була. Хәзерге вакытта дәүләт матбугат архивында барлык төр басмаларның якынча 2,5 млн данәсе саклана. Китап палатасының төп бурычы — агымдагы, ретроспектив (билгеле бер чорга караган) һәм укырга тәкъдим ителүче әдәбият библиографик күрсәткечләре төзү юлы белән китапханәләргә һәм халыкка дөнья күргән басмалар турындагы мәгълүмат җиткерү. Китап палатасы тарафыннан нәшер ителүче «Татарстан Республикасының матбугат елъязмасы» басма продукция турындагы агымдагы мәгълүмат күрсәткече булып тора. Татар һәм рус телләрендә чыгарылган китаплар турында 1917–1980 елларга (рус телендәге китаплар турында 1918–1980 еллар) караган мәгълүматлар тупланган «Татарстан китаплары» библиографик җыентыгы иң әһәмиятле ретроспектив күрсәткечләрдән санала. 2010 елда 6 томы басыла. 6 нчы томга 1981–2015 елларда татар телендә басылган китаплар кертелә. Хәзерге көнгә Татарстан Республикасы Китап палатасы дәүләт матбугат архивын оештыру һәм эшчәнлеген тәэмин итү, ТРда нәшер ителгән басмаларның тулы җыелмасын туплау, милли библиографик репертуар төзү, мәгълүматларны эшкәртүдә автоматлаштырылган компьютер системасын кертү кебек вазифалар башкара. 2007 елдан ТР Дәүләт матбугат архивы, ТР МКның Баш архив идарәсе карамагында.

Әдәбият

Ашмасов Г. Выставка произведений печати Книжной палаты за 1928 г. К., 1929;

50 лет Государственной книжной палате Татарской АССР. К., 1976;

Культурное строительство в Татарии (1941–1970). К., 1976;

Печать, радиовещание и телевидение Татарии: 1917–1980: Сб. док. и материалов. К., 1981.