Бөтентатар иҗтимагый үзәге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1992–1995 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре – Р.Садыйков, Э.Минһаҗев, Н.Галиев була, редколлегия составына Н.Зәйнуллин, М.Мөлеков, Ф.Уразаев, М.Шәмсетдинов керә, газетада күбесенчә аларның мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Газетаның өстәмә исеме: «Сәясәт, икътисад, милли мәсьәләләр».

Башлыча, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең милли мәсьәләгә, эчке сәясәткә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациянең дәүләт төзелешенә кагылышлы карашларын чагылдыра.

Газетада татар милли хәрәкәте үсеше, татар халкының туплануы, тел һәм мәдәниятен яңадан торгызу, Татарстан Республикасында милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре күтәрелә. Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы утырышлары, БТИҮ вәкилләре советы пленумнарының хисаплары, кабул иткән программ документлары басыла. БТИҮ съездлары алдыннан газета аның сәяси платформасын, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш концепциясен, съезд резолюцияләре проектларын аңлата. Татарстанда тотрыклылык һәм милләтара бердәмлекне саклау буенча Координацион совет эшчәнлеген чагылдыра (ул совет эшендә БТИҮ дә катнаша).

1994 елда (№4, 5) Россия һәм Татарстан хөкүмәтләренең РФ һәм ТР арасындагы Шартнамә (1994 елның 15 феврале) нигезендә кул куелган килешүләре басыла, килешүгә тискәре карый.

Төрки халыклар, Идел-Урал төбәге, азчылык милләт халыклары язмышына аерым игътибар бирелә. мәсәлән, газетаның кайбер саннары тулысынча фин-угор халыкларына (1992, №5а), Исемнәре күрсәтелмәгән милләт һәм халыклар оешмасына (1992, №9а сан) багышлана.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов