Балчыклы һәм оолитлы агрегатлар рәвешендә очрый.

Соргылт-яшел, зәйтүнсыман-яшелдән кара төскә кадәр. Үтә күренмәле түгел. Уалучан. Катылыгы 2,5-3.

Аккургаш рудаларының тимер һәм гидротермаль утырма чыганакларында барлыкка килә.

Тимер рудасы сыйфатында файдаланыла.

Татарстан территориясендә девон һәм яшьрәк катламнарда сидерит-шамозит һәм шамозит-гидрогётит-кальцитлы токымнар рәвешендә очрый.