ТАССР Югары Совет Президиумының 1965 ел 3 август Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен мәдәният йортлары һәм сарайлары, клублар, музейлар, парклар, китапханәләр, методик кабинетлар, кинотеатрлар, кино кую җайланмалары, нәшриятлар, полиграфияләр, китап сәүдәсе, радиотапшырулар, телевидение, уку йортлары һәм башка оешмалар хезмәткәрләренә, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга бирелә. Әлеге исем белән гуманитар өлкәгә караган кайбер башка категория вәкилләренең — язучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм башкаларның казанышлары да билгеләп үтелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 2768 кеше лаек була.