Биографиясе

XIX йөз ахыры, Рязань губернасы, Сасово өязе Әҗе авылы – XX йөзнең беренче яртысы.

Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. 1924 елга кадәр Мәскәүдә яши.

Иҗаты

«Вокугат фи 1900 сәнә әл-милади» («Милади белән 1900 ел вакыйгалары», СПб., 1902) китабы авторы.

Балалар өчен дә яза. Татар матбугатында бәхәсләрдә катнаша, чыгышлар ясый, Рәшит Ибраһимовның җәмгыяви һәм дини-фәлсәфи карашларына каршы чыга.

Әсәрләре

Рашид казый // Шура. 1917. № 14.

Әдәбият

Бәләшев А. Әҗе авылы хакында. Казан, 1924.

Автор – А.М.Ахунов