Биографиясе

1722 ел, Казан – 1787 елдан соң, шунда ук.

1740 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә таможня хезмәтенә, аракы-шәраб сатучы оешмалар һәм канцелярия җыемнарына, 1742 елда таможня хезмәте белән канцелярия җыемнарына күзәтчелек итүчеләр башлыгы – бурмистр итеп билгеләнә. 1745 елда Казанда аракы-шәраб сатучы оешмалар җыемына күзәтчелек итүчеләр башлыгы була.

1753–1765 елларда Казан губернасы магистраты президенты. 1776–1781 елларда Казан шәһәре башлыгы. 1782–1785 елларда – Казан губернасы магистратының Вөҗдан мәхкәмәсе, 1785 елдан Җәмәгать тәрбиясе приказы утырышчысы.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Вып. 1.

Автор – Л.М.Свердлова