Эчтәлек

Биографиясе

1903 елның 25 декабре (1904 елның 7 гыйнвары), Томск шәһәре — 1969 елның 16 сентябре, Уфа шәһәре.

1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт опера студиясен (Е.Милькович классы) тәмамлый.

1938–1968 елларда Башкорт опера һәм балет театры солисты.

Опера партияләре: Дон Базилио («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Кончак («Кенәз Игорь», А.Бородин), Юлай Азналин («Салават Юлаев», З.Исмәгыйлев), Аблай («Качкын», Н.Җиһанов) һ.б.

Хәбибуллинның концерт репертуарын башкорт һәм татар халык җырлары тәшкил итә.

Г.С.Хәбибуллин судья ролендә

Дж. Паизиеллоның "Гүзәл тегермәнче ханым" операсы