Биографиясе

1938 елның 26 апреле, Төрекмәнстан ССРның Ташауз өлкәсе Куня Үргәнеч шәһәр тибындагы поселогы – 2021 елның 7 июле, Казан шәһәре.

1962 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Киров шәһәренең машиналар төзү заводында эшли.

1965–1970 елларда Казандагы «Электроприбор» заводында, технология бюросы башлыгы (1966–1968), цех башлыгы урынбасары (1968–1970).

1970–1992 елларда Технология фәнни-тикшеренү институтының база лабораториясе башлыгы (Саратов шәһәре).

1993–2000 елларда «Электрохимик эшкәртү технологиясе» фәнни-җитештерү предприятиесе директоры (Казан).

2000 елдан Казан техник университетында, стандартлаштыру, сертификация һәм технологик менеджмент кафедрасы мөдире (2000–2007), кафедра профессоры (2007 елдан).

Хезмәтләре детальләрне электрохимик эшкәртү алымнарына карый. З.Ф.Садыйков детальләрне электралмаз юл белән эшкәртүнең, адаптив идарә системасы ярдәмендә үлчәнешле электрохимик эшкәртүнең технологиясен һәм җиһазларын эшли.Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы заказы буенча медицина инструментлары (96 исемдә) булдыра һәм аларны серияләп җитештерүне оештыра. Детальләрне электрохимик эшкәртү һәм контроль-үлчәү техникасы өчен станоклар эшли (Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге, 1996).

Уйлап табуга 47 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән Россия Федерациясе Космонавтика федерациясенең К.Э.Циолковский исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Технологические вопросы электрохимической размерной обработки деталей. Саратов, 1973 (автордаш).

Электрохимическое маркирование деталей. М., 1983 (автордаш).

Управление процессом комбинированной электроалмазной обработки высокотвёрдых материалов // Вестн. Казан. техн. университета. 2007. № 1 (автордаш).

Исследование структурной стабильности сплава ЭП-702, оптимизация термообработки сплава на максимальные упругие свойства // Вестн. Казан. техн. университета. 2007. № 2 (автордаш).