Эчтәлек

Ихтимал, Идел буе татарларына курыс аяк киеме күрше халыклардан — мордвалардан, чуашлардан, руслардан үтеп кергән. Чабата башлыча эштә файдаланылган аяк киеме булган. XIX йөздә аны һәркайда үрәләр, халыкның күпчелек өлеше өчен бу шөгыль өй кәсебенә әверелә.

Казан һәм Уфа губерналарында тупыйк башлы, табаны кыек юллы, кырыйлары сай, кыска баулы булуы белән аерылып торган «татар чабатасы» үрү кустар кәсебе барлыкка килә. Алар, матурлыклары буенча рус чабаталарыннан калышсалар да, чыдамрак булганнар һәм арзанрак торганнар; алыпсатарлар аша андый чабаталар Иделнең түбәнге агымында урнашкан губерналарда, приискларда һ.б. җирләрдә күпләп сатылган. Чабатаны киндер яки тула оеклар яисә аяк чолгаулары белән кигәннәр, кыска баулары балтырны ук урауга җитмичә, ашык сөяге тирәсендә бәйләнгән. Язын-көзен агач аслыклы «күтәртмәле чабата» кигәннәр. Ашык сөяге тирәсендә киндер өслеге бәйләнгән үзенчәлекле «бышымлы чабата» Урал яны татарлары арасында, башлыча хатын-кызларның кышкы аяк киеме буларак таралыш алган. «Юкә башмак» киң кулланылган, аны еш кына артсыз туфли рәвешендә, арткы ягын ачык калдырып, күн яки агач табан куеп үргәннәр. Чабаталар аеруча керәшен татарлар арасында популяр булган, нагайбәкләр төркемендә хатын-кызлар һәм балалар өчен юкәгә ачык төстәге йон җепләр кушып үреп, төсле купшы чабаталар ясаганнар. Кешеләр аңында чабаталар ярлылыкка һәм хәерчелеккә тиңләштерелүгә карамастан, алар күп кенә авыл районнарында XX йөз уртасына кадәр кулланылган.

Әдәбият

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. К., 2000; 

Халиков Н.А. Традиционное хозяйство // Татары. М., 2001.

Автор — Ф.Ф.Гулова