Биографиясе

1906 елның 16 апреле, Вятка губернасы, Малмыж өязе Комаров Заводы авылы – 1994 елның 18 июле, Пермь өлкәсе Үзәк-Каспаш поселогы.

1920 елларда Донбасс шахталарында эшли.

1936-1957 елларда Кизель бассейнының (Көнбатыш Урал) «Комсомолец» һәм 30нчы номерлы шахталарында тау токымын тишү машинисты.

Текә төшә торган катламнарда беренче булып тау токымын тишү машинасын куллануны кертә, анда бәреп вата торган штанганы уңышлы куллана, соңыннан бу деталь тау токымнарын уеп, өемнәргә өю машинасының нигезен тәшкил итә.

Герой исеме югары хезмәт уңышлары өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Шахтёр Газиз Габдрахимов // Пермяки - Герои Социалистического Труда. Пермь, 1959;

Березин С. На крупных пластах // Герои Труда. Пермь, 1970.