Эчтәлек

Тәтеш районы Богдашкино авылы янында X–XIII йөзләрдәге болгарлар шәһәре калдыклары саклана. 1909 елда Г.Н.Әхмәров тарафыннан ачыла, беренче тапкыр 1949–1950 елларда – Н.Ф.Калинин, 1954 елда – Т.А.Хлебникова, 1980 елларда И.Л.Измайлов тарафыннан тикшерелә.

Мәйданы 77 га. Богдашкино шәһәрлеге 2 биек ур һәм 3 тирән чокыр белән ныгытылган эчке шәһәрдән һәм тәбәнәгрәк ур һәм 2 рәт чокыр белән әйләндереп алынган тышкы шәһәрдән гыйбарәт.

Шәһәрлек мәйданында X йөзгә нисбәтле мәҗүсиләр каберлеге урнашуы аның әүвәлге болгарлар чорында барлыкка килүен күрсәтә. Богдашкино шәһәрлеге археологик комплексында кулдан әвәләнгән һәм яндырып эшләнгән чүлмәк ватыклары, сугыш һәм эш кораллары, бизәнү әйберләре һ.б. табыла. Торак йортлар, һөнәрчелек әйберләре калдыклары (чүлмәк, тимердән эшләнгән әйберләр), XI–XIII йөзләргә нисбәтле мөселман каберлекләре сакланып калган.

Шәһәр XIII йөз урталарына кадәр җимерелгән дип фаразлана.

Тикшеренүчеләр Богдашкино шәһәрлеген елъязмадагы Ашлы (Ошель) каласы белән бәйлиләр.

Әдәбият

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ за 1945–1952 годы // Труды Казанского филиала Акавдемии Наук СССР. Казань, 1954.

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987.

Автор – И.Л.Измайлов