Биографиясе

1889 елның 11 (23) июне, Одесса шәһәре – 1966 елның 5 марты, Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәре, Санкт-Петербург янындагы Комарово поселогында җирләнгән.

Псевдонимы татар морзалары нәселеннән булган әбисенә нисбәтле. Бу турыда Ахматова «Көндәлек битләре»ндә («Листки дневника») һәм «Кара балдак турында әкият»тә («Сказка о черном кольце», 1940) искә ала: «Әбием, татар карчыгы // Бүләк сирәк була иде кулларыннан // Зәһәрләнә иде кайвакытта // Чукындырылган булганымнан» («Мне от бабушки-татарки // Были редкостью подарки // И зачем я крещена // Горько гневалась она...»).

Иҗаты

Иҗатының төп үзенчәлекләре: тасвирлауда төгәллек һәм аныклык, стильдә ачыклык һәм гадилек, шигырьнең сюжетка корылуы, сөйләм теле интонациясе, рухи кичерешләрнең ышандыру көче беренче җыентыкларында ук («Кич» – «Вечер», 1912; «Дисбе» – «Четки», 1914; «Ак төркем» – «Белая стая», 1917) сизелә. 1910–1920 елларда мәхәббәт темасы иҗатында үзәк урынны ала. Алга таба тематика һәм жанр колачы киңәя, фәлсәфилек һәм гражданлык үзен нык сиздерә башлый («Алты китаптан» – «Из шести книг», 1940; «Геройсыз поэма» – «Поэма без героя», 1940–1962; «Вакыт чабышы» – «Бег времени», 1965).

Ахматова иҗатына дөньяны аңлауда драматик кискенлек хас. 1941 елның октябрендә Чистай шәһәренә эвакуацияләнә (озакламый Ташкентка күчеп китә).

78 телдән 150 шагыйрьнең, шул исәптән Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Әсәрләр

Вечер. Стихи. М., 1988.

Сочинения: В 2 т. М., 1990.

Четки. Стихи. М., 1990.

Әдәбият

Жирмунский В. Творчество Анны Ахматовой. Л., 1973.

Павловский А. Анна Ахматова: Жизнь и творчество. М., 1991.

Автор – Т.Г.Прохорова