Илләт елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 24,2 км, ТР чикләрендә — 4 км. Бассейнының мәйданы 99,5 км2. Вятка Увалы калкулыгыннан ага. Елга башы Мари Республикасы территориясендә, тамагы Биектау районы Шөмлән авылыннан 2 км төньяктарак, урман массивында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 85 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Яранның 0,7 дән 2,5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1–0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,17 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.