Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 200 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. XVIII йөз ахырында чуен кою заводы каршындагы поселок буларак нигез салына.

Халкы – 16642 кеше (2015 ел). Татарлар 2010 елда – 2609 кеше (1959 елда – 16903, 1970 елда – 14876, 1979 елда – 10484, 1989 елда – 8257, 2002 елда – 4481 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Шәһәрдә татарлар XIX йөздә урнаша башлый. 1940 елларның икенче яртысында алар күпләп күченә, башлыча фәкыйрь авыллардан Кизел шахталарына эшкә урнашу нияте белән килә.

Хәзерге вакытта Татарстан белән берлектә мәдәният һәм икътисад өлкәсендәге проектлар тормышка ашырыла. 2001 елдан мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә Советлар Союзы Герое М.Р.Хәсәншин, Социалистик Хезмәт Герое Г.Г.Габдерәхимов туган.

Техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Г.Г.Гарифҗановның тормышы һәм эшчәнлеге Кизел шәһәре белән бәйле.