- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 27 феврале), гвардия майоры
1919 елның 16 гыйнвары, Уфа губернасы, Минзәлә өязе (хәзерге Мөслим районы) Островка авылы – 1974 елның 23 июле, Киев шәһәре, Украина ССР.
Тулы булмаган урта белем ала, Урта Азия геология трестында топограф булып, соңрак Башкорт АССРның Уфа районы колхозында эшли.
1939 елдан Кызыл Армия сафларында.
Танкистлар мәктәбен тәмамлый (1941).
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче гвардия танк армиясенең 11 нче гвардия танк корпусы 44 нче гвардия танк бригадасының танк батальоны командиры урынбасары. Төньяк-Көнбатыш, Воронеж, 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Житомир-Бердичев, Львов-Сандомир (икесе дә – 1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә – 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1945 елның 14–18 гыйнварында Польша территориясендәге сугышта батырлык күрсәтә. П.А.Днепров җитәкләгән алдынгы разведка отряды Пилица елгасы ярына чыга, бригаданың бер өлешенә елганы кичүдә ярдәм итә, Бзура елгасы аша салынган миналанган күперне кулга төшерә, аны дошманга шартлатырга ирек бирми.
Сугыштан соң запаска җибәрелә, партия органнарында, Киев шәһәрендә «Облпромбытгаз» предприятиесендә инженер булып эшли.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Мөслим авылында сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексы территориясендә Герой бюсты урнаштырыла. Аның исеме белән Мөслим районының Мөслим һәм Рус Шуганы авылы урамнары атала. Ул укыган Рус Шуганы мәктәбе П.А.Днепров исемен йөртә, бинага мемориаль такта куела.
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 939, 941, 964, 967;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 55.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.