- РУС
- ТАТ
Фитопатоген гөмбәләр китереп чыгара торган авырулар; авыл хуҗалыгы үсемлекләренең иң зарарлы авырулары
Авыру тудыручы гөмбәләр тәэсирендә үсемлекләрдә патологик процесслар башлана (үсемлекләрнең төзелеше һәм физиологик функцияләре бозыла).
Гөмбәләр — фитопатоген организмнарның күп санлы төркеме.
Ешрак башка авыруларны споралы гөмбәләр (ялган-ончыл чык) китереп чыгара. Кайберләре черек барлыкка китерә (паслёнчалар фитофторозы); сумкалы гөмбәләр (аскомицетлар) яфракларның бөтеркәләнүен, шомырт һәм сливада «кесәләр», ончыл чык, кыяклыларның арыш анасы, алма кутыры авыруларын китереп чыгара; базидиаль гөмбәләр корымбаш (кисәү), тутык авыруларын, ә җитлекмәгән гөмбәләр таплылыкны, черек авыруларын барлыкка китерә.
Үсемлекләрдә гөмбә авырулары урыны белән (алма һәм груша кутыры, ончыл чык, тутык) яисә тулысынча (үсемлекләрнең җиңүе) зарарлау белән характерлана.
Татарстан Республикасында корымбаш (кисәү гөмбәсе), кутыр, ончыл чык, рак, тутык, аскохитозлар, фитофторозлар таралган.
Авырулар бүлбеләр, орлыклар, суганчалар, чыбыкчалар, үсентеләр һәм үсемлекләрнең башка өлешләре ярдәмендә күчәләр (таралалар).
Патоген гөмбәләр үсемлекләр тукымасына күзәнәкләр, ясмыкчыклар, кутикула (бәрәңге рагы, кәбестә киласы (лайлачлар), боз сугудан, каты эсседән, салкыннан барлыкка килгән, җәрәхәтләр, ярыклар (алмагачтагы кара рак) аша үтеп керә.
Авыруларны төп таратучылар булып бөҗәкләр санала: алар үсемлекләрне зарарлап инфекция кертәләр.
Үсемлекләрне гөмбә авыруларыннан саклау өчен агротехник (авыруларга бирешмәүче сортлар үстерү, туфракны дөрес эшкәртү, яхшы карау, ашламалар куллану), биологик (микробиопрепаратлар куллану) һәм химик (орлыкларны, туфракны фунгицидлар белән эшкәртү; саклау урыннарын, эш коралларын йогышсызландыру) чаралар комплексын куллану карала.
Поспелов С.М., Арсентьева М.В., Груздев Г.С. Защита растений. Л., 1973;
Справочник агронома по защите растений. М., 1979;
Защита растений и охрана природы в Татарстане. Казань, 2000.
Авторлар – О.Л.Горшевникова, Ф.Зыятдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.