- РУС
- ТАТ
Хакимият-хуҗалык эшлеклесе
1908 елның 28 июне, Уфа губернасы, Бөре өязе Шабай авылы – 1980 елның 27 ноябре, Казан шәһәре.
СССР Финанс халык комиссариатының Финанс академиясен тәмамлый (1969, Ленинград).
1926 елдан Башкортстан АССРда хуҗалык эшендә: хезмәт ияләре депутатларының Борай районы Шабай авыл советы секретаре (1928 елга кадәр), 1928–1929 елларда Байкибаш волосте финанс бүлегендә эш башкаручы, 1929–1930 елларда мөдир; 1930–1934 елларда Балтач районы финанс бүлегенең өлкән инспекторы, 1934–1937 елларда мөдире.
1939–1942 елларда ТАССР Финанс халык комиссариатында бүлек башлыгы. 1942–1943 елларда Әгерҗе районы Тирсә МТСында сәяси бүлек башлыгы. 1943–1950 елларда ВКП(б)ның Ютазы, Красный Бор район комитетларының 1 нче секретаре.
1950–1951, 1957–1969 елларда ТАССРның финанс министры. 1951–1952 елларда ТАССР Министрлар Советының Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе идарәсе башлыгы. 1952–1957 елларда хезмәт ияләре депутатларының Чистай район советы финанс бүлеге мөдире.
1943–1950, 1958–1969 да ТАССР Югары Советы депутаты.
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.