Биографиясе

1914 елның 29 мае, Казан — 1985 елның 31 марты, шунда ук.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1937).

1937–1939 елларда В.И.Ленин исемендәге химия заводында остаханә башлыгы. 1939–1953 елларда В.В.Куйбышев исемендәге химия заводында инженер-технолог, цех, производство башлыгы, баш инженер.

1953–1958 елларда 9 нчы фотожелатин заводы директоры.

1958–1982 елларда Казан «Органик синтез» ҖБ директоры. Завод төзүне оештыручы. Лушников җитәкчелегендә фенол һәм ацетон, газ кушылмаларын аеру, этилен окисе, полиэтилен, перекись инициаторлары, полиэтилен торбалар һ.б. җитештерү буенча проектта каралган егәрлекләр файдалануга кертелә; һәм социаль-мәдәни файдалану объектлары (Химиклар мәдәният йорты, йөзү бассейны, санаторий-профилакторий, 8 балалар комбинаты, 2 ял базасы, поликлиника һ.б., 150 мең м2 торак) төзелә.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

1967–1982 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан урамнарының берсенә һәм Казан нефть химиясе көллиятенә Лушников исеме бирелә.

Әдәбият 

Тутаев М.З., Айтуганов И.М. Объединение «Органический синтез». К., 1987;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.