Биографиясе

1930 елның 12 октябрендә БАССРның Караидел районы Байкы авылында туган.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1953), Бөтенсоюз нефть фәнни-тикшеренү институтында өлкән инженер, экспедиция башлыгы.

1956 елдан ТатНИПИнефтьтә: 1964–1969 елларда нефть ятмаларын эшкәртүне проектлаштыру лабораториясе мөдире, 1972–1975 елларда республиканың көнчыгышындагы нефть табу мәйданнарын эшкәртү секторы мөдире, 1975–1981 елларда Ромашкино нефть чыганагын, 1981–2000 елларда нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү лабораторияләре мөдире. 1969–1971 елларда Алжирда эксперт, өлкән инженер булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Скважиналарда гидродинамик тикшеренүләр, Алжир (Хасси-Мессауд чыганагы), Азәрбайҗан, Көнбатыш Себер һәм Татарстан нефть чыганакларын эшкәртүнең рациональ системаларын проектлаштыру һәм анализлау эшләре алып бара.

Хезмәтләре

Промысловые исследования скважин М., 1964 (автордаш).

Исследование совместно эксплуатируемых пластов. М., 1971 (автордаш).