Шушма елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,4 км. Бассейнының мәйданы 34,6 км2. Елга башы Арча районы Кызыл Игенче авылыннан 2,5 км көнчыгыштарак урман массивында, тамагы Балтач районы Түбән Шубан авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 172 м, тамагыныкы – 96 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Шубанның 1,6 шар км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 126 мм, ташу вакытында су агымы катламы 115 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,015 м3/с.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 0,54 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.