ТАССР Язучылар берлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1950–1958 елларда Казанда татар телендә нәшер ителә.

Елына 3–4 чыгарылыш әзерләү ниятләнә, чынлыкта елга 1–2 тапкыр гына басыла (13 чыгарылыш).

Мөхәрририят белән 1950 елда — ТАССР Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшләүче язучы һәм тәнкыйтьче Г.Иделле җитәкчелек итә.

Мөхәрририяткә төрле елларда күренекле татар язучылары — Г.Әпсәләмов, Ә.Әхмәт, И.Гази, А.Гомәров, Ә.Давыдов, Ә.Еники, Ш.Маннур, Г.Минский, Ш.Мөдәррис керә.

Юнәлеше

Альманахның төп эчтәлеген кечкенә жанр поэзиясе һәм прозасы: шигырьләр, зур булмаган хикәяләр, очерклар тәшкил итә.

Аның битләрендә Ә.Баян, Р.Гәрәй, Ә.Еники, Г.Зәйнашева, Р.Ишморат, Х.Камалов, К.Латыйп, Н.Мадъяров, З.Мәҗитов, З.Мансур, М.Миншин, С.Поварисов, М.Хөсәен, И.Юзеев һәм башкаларның әсәрләре бастырыла.

«Үсү юлы»ында дөнья күргән эре жанрдагы әсәрләр арасында С.Кальметовның «Соңгы очрашу», Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» драмалары, Г.Зәйнашеваның «Көйсез кияү», Я.Гыйззәтуллинның «Гашыйклар» пьесалар бар.

«Яшь язучыга ярдәмгә» сәхифәсендә атаклы язучылар һәм тәнкыйтьчеләр, шул исәптән Ә.Еники («Хикәя жанры турында кайбер фикерләр», 1954 ел, 7 чыгарылыш), И.Нуруллин («Г.Тукай әдәби осталыкның кайбер мәсьәләләре турында», 1955 ел, 8 чыгарылыш), Г.Минский («Иҗат һәм таләп», 1956 ел, 10 чыгарылыш), Н.Юзиев («Поэтик әсәрнең интонацион-ритмик рәсеме турында», 1957 ел, 12 чыгарылыш), С.Сафуанов («И.Газинең «Онытылмас еллар» повесте теле һәм стиле», 1958 ел, 13 чыгарылыш) әдәби иҗатның үзенчәлекләре турындагы фикерләрен бәян итәләр.

Альманахның 12 чыгарылышында (1957 ел) Г.Әпсәләмовның ТАССР яшь язучыларының 2 нче республика семинары эше нәтиҗәләре турындагы мәкаләсе дөнья күрә.

1958 елда «Идел» альманахы итеп үзгәртелә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов